Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айгөл Бариева: «Кичә мин яңадан тудым»

Айгөл Бариева ире Линар вафатыннан соң беренче тапкыр халык арасына чыкты. Ул Түбән Камада концерт куйды. Җырчы бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Кичә мин яңадан тудым. Әйе, әйе нәкъ шулай булды. Бала тапкандагы кебек: азаплану, авырту белән, күз яшьләре аша, ә аннары җиңеллек һәм шатлык. 

Кичә минем белән нәкъ шулай булды. Башта бик көчле курку, булдыра алырмынмы…

Аннары беренче чыгыш. Тамашачыларның әйтеп бетергесез җылы каршы алуы, минем өстә күк йөзе һәм өстә Аның күзләре… Аннары күз яшьләре… Беренче чыгышымда җырлый алмадым. Әмма мине үз җылылыклары, мәхәббәт һәм бертуктаусыз алкышлар белән хуплап торган тамашачыларга рәхмәт.

Икенче чыгышымда аның барлык яраткан җырларын башкардым. Ул ишеткәндер дип өметләнәм.

Аннары өченче һәм дүртенче чыгышларым җиңелрәк булды, эчемдә нидер ачылган кебек булды.

Кичә янәшәмдә булган һәр кешегә рәхмәт! Мин яшим һәм алга барам. Булыгыз гына!» – дип хис-кичерешләрен язган җырчы.

Айгөл Бариеваның иҗатташ һәм виртуаль дуслары бу адымын хуплаган.

«Афәрин! Син булдырасың!», «Мин горурланам синең белән! Икенче юлы тагын да җиңелрәк булачак. Син җырларга тиеш», Айгөл, бул гына, җырлы гына. Яратабыз сине», «Мин синең булдыра алачагыңа шикләнмәдем дә», «Синең җырларыңда сезнең мәхәббәт яши», «Сезне якыннан белмәсәм дә бик якын итәм. Сокланам сезгә», – дип җырчыны канатландырган дуслары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *