Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вәсилә Фәттахованың кызы – тумыштан инвалид Камилә – операция өстәленә ята

Җырчы Вәсилә Фәттахованың ике баласы калды. Бишенче сыйныфка баручы Кәрим белән алты яшьлек Камилә хәзер әтиләре Илгизнең әниләрендә яши. Илгиз Абдракыйпов әйтүенчә, ул балаларның якты киләчәге өчен тырышып эшли. Илгиз концертлар оештыру белән шөгыльләнә. 

Камиләгә исемне бала табу йортында кушкан булганнар. «Мулла хастаханәгә килде, Вәсилә әле кызыбызга исем кушканда исән иде. Ул икенче көнне үлде. Кызыбызның хәле дә яхшылардан түгел иде. Әле дә сәламәтлегендә алга китеш юк. Менә көз көне операция көтелә», – ди Илгиз.

Камилә әнисенең җырлаганын тыңларга ярата икән. «Әнисенең җырын ишетсә, шатлана. «Әннә», – ди. Кәрим дә әнисенең җырларын тыңлый. Әмма улымның хәзер инде әнисе турында сорашканы юк, без бу темага артык еш аралашмыйбыз. Кәрим әнисенең үлүен кабул итте», – ди әңгәмәдәшем. 

Материаль ярдәм тәкъдим иткәч, Илгиз баш тарткан. «Әлегә барысын да үзем булдырам, Аллага шөкер. Дус-туганнарыбыз да ярдәм итә. Менә әти-әнием генә инде олыгайдылар. Няня эзләү белән мәшгульмен», – ди Илгиз. 

Алла кушса, Илгиз үзе дә өйләнүгә каршы түгел, тик әлегә, аңлавымча, ул үз тиңен очратмаган. Илгизгә сабырлык, эшләрендә уңышлар, ә Камиләгә тизрәк савыгуын телибез. 

  • Вәсилә Фәттахованың ире: «900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый»
  • Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов: «Хәзер инде мин яшәмим, көн генә күрәм. Вәсиләсез көчсез калдым»
  • Ике ел элек арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованы якыннары искә ала: «Улым әнисенең беркайчан да кайтмаячагын аңлый»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *