Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан

Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: “Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык”, — дип җавап бирде.

— Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, — ди Фирдүс. — Гадәттәгечә, сәхнәдә җырлыйм, халыкны көлдерәм... Шул вакыт күзгә төтен керә башлады, сәхнәне томан каплады. Аптырадым. Борылып карасам, сәхнәнең пәрдәсе дөрләп яна. Тиз арада үземне кулга алып, халыкны тынычландыра башладым. Күпләр залдан чыгып китте. Һәркемгә тормышы кадерле. Янгынны сүндерергә кирәк бит. Пәрдәне тартып төшердек. Энеем чиләк белән су сибә башлады. Сүндергәч, барысын да җыештырдык, идәнне юдык, ишекләрне ачып җилләттек. Югалып калсаң, янгын сүндерүчеләрне көтеп утырсаң, клубның янып бетүе дә бар. Алла сакласын! 
 
— Концерт өзелдеме? 
 
— Юк! Янгынны туктаткач, тамашачы яңадан урыннарына утырды, тынычландылар. Әзерләгән программаны азагына кадәр тәкъдим иттек. Соңыннан бер апа сәхнәгә чәчәк менгезгәч: “Бу бәйләм матур җырларың өчен генә түгел, ә геройлыгың өчен дә! Батыр, көчле икәнсең! Маладис!” — диде. Көлештек.
 
— Янгын нәрсәдән чыккан?
 
— Прожектордан. Ул безнеке түгел, клубныкы. Безнең гаеп юк монда. Була
торган хәл, нишләтәсең?! 
 
— Гаиләң дә үзең белән йөри бит әле... Бәби курыкмадымы соң? 
 
— Әйе, гастрольләрдә гаилә белән бергә йөрибез. Улыбызны бер дә калдырмыйбыз. Кая гына барсак та, ул үзебез белән. Хатыным җырлый, улым бии, дигәндәй (көлә)... Барысы да сәхнә артында иде. Алар өчен дә борчылдым. Аллага шөкер, берәүгә дә зыян килмәде. 
 
— Һөнәрләрең күбәеп китте, телевидениедә алып баручы да булып куйдың бит әле...
 
— “TMTV” каналында “Җырлаоке” дигән тапшыру алып бара башладым. Әкренләп ияләшеп киләм. Телевидениедә эшләү бөтенләй икенче. Җиңел, димәс идем. Сөйләм телемне ныклап үстерәсе бар. Җитешсезлекләрне сизәм. Тырышырга кирәк инде. 
 
Лилия ЙОСЫПОВА.
 
http://matbugat.ru/news/?id=12833
 
Фото: http://i.ytimg.com/vi/2IdrQIgs4ds/maxresdefault.jpg

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *