Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операциядә һәлак Вильнарга: «Хуш, классташым... Сикәлтәле булды язмышың…»

Инде бер елдан артык социаль челтәрләрдә аклы-каралы фотоларга, үзәк өзгеч хатирәләргә гел юлыгып торабыз. Шундый хатирәләрнең берсен Лилия Шипшова исемле ВКонтакте челтәрен кулланучы язып калдырган. Бу көннәрдә махсус операциядә һәлак булучылар исемлегенә аның сыйныфташы, Пермь өлкәсе Октябрь районының Ишим авылы егете Вильнар Мотыйгуллин исеме дә өстәлгән.

«Хуш, классташым!

Соңгы юлга сине озаттык...

Сикәлтәле булды никтер язмышың...

Мәңгелеккә безне ташлап киттең.

Батыр булып киттең, классташым...

Вильнар Мотыйгуллин шук, шаян, тиктормас классташыбыз иде. Яхшы укыды, мәктәп тормышында актив катнашты. Аның белән парлашып бик күп биюләр биергә туры килде: татарын да, мари биюен дә...

Кичә мәктәп альбомын алып, шуннан фотоларны карап утырдым. Классташлар группасына җибәрдем. Вильнарны искә алдык.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

3 класста укыганда 9 май бәйрәменә «Катюша» биюен башкарганбыз икән. Без анда Вильнар белән кырыйда торабыз.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

Безнең класс бик дус булды. Әле дә очрашуларны көтеп алабыз. 9 класстан соң Арчага укырга чыгып киткәч тә, классташларны сагынып кайта идем. Алар белән хатлар алыша идек. 1 курста кышкы каникулга кайткач, бергәләп фотога да төшкәнбез.

Ә бүген бөтен авылыбыз белән җыелып, Вильнарны соңгы юлга озаттылар. 1,5 айдан өйгә кайтам дип йөргәндә, сугышта батырларча һәлак булган. Бик авыр. Бигрәк тә әнисенә, хатыны, ике кызына Аллаһ сабырлыклар бирсен.

Урының оҗмахта булсын, Вильнар! Син безнең күңелләрдә шук, шаян малай булып истә калырсың», - дип яза Лилия.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *