Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Төшенкелеккә бирелмим, гомер бер генә бирелә»: рак диагнозлы хатын-кыз тарихлары

Бала өчен борчылу ашказаны рагына әйләнде

2013 елда Гөлназ Ибраһимованың көтеп алынган улы Илназ туа. Малайга 8 ай булганда, анарда көзән җыерулар барлыкка килә башлый, бала реанимациягә эләгә. Шуннан соң даими хастаханәләр, тикшеренүләр башлана, баланың үсешендә тоткарлыклар барлыкка килә. Балага 3 яшь тулгач, Гөлназ ире белән аерылыша. Барлык мәшәкатьләр аның җилкәсенә төшә. Яраткан эшеннән китәргә туры килә. Улына инвалидлык бирәләр. Шушы борчулар нәтиҗәсендә Гөлназ үзе авырый башлый.

«Өч ел элек күкрәк тирәсендә авырту барлыкка килде, табиблар «кабырга арасы невральгиясе» диагнозы куйдылар һәм дәвалану курсы билгеләделәр: уколлар, массаж, витаминнар, ЛФК. Ләкин бу хәлемне тагын да начарайтты, коса башладым. 2022 елның февралендә миңа 4 нче стадиядәге ашказаны рагы диагнозы куелды», - ди Гөлназ.

Хәзер аңа 36 яшь, ул бер елдан артык дәвалану курслары уза, дүрт операция кичергән, ашказаны киселгән, 19 химия курсы узган. Шул ук вакытта ул баласын дәвалау белән шөгыльләнүен дәвам итә.

«Мин төшенкелеккә бирелмим, гомер бер генә бирелә. Мин сәяхәт итәргә, рәсем ясарга, китап укырга, фотога төшәргә яратам, фотограф булырга хыялланам, шигырьләр язам. Авырлыкларга карамастан, мин бәхетле: яшим, сулыйм, иҗат итәм. Минем төп мотивациям - минем балам. Бәхет - ул һәр көн, һәр сәгать, һәр минут, һәр мизгел», – ди Гөлназ.

Авыруны кабул итәргә аңа психолог туганы ярдәм иткән, ул туганнарыннан бернәрсәне дә яшермәскә, авыртуны үзендә тотмаска киңәш иткән.

«Элек мин баланы гына уйлап яшәдем, тормышта башка бернәрсә дә күрмәдем. Хәзер бер ел эчендә генә Төркиядә, Кавказда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Свияжскида, Казанда булдым. Хәзер мин дәваланам да, сәяхәт тә итәм, бала белән дә вакыт үткәрәм», – дип сөйли ул.

Гөлназга 1 нче төркем инвалидлык бирелгән, ул эшләми. Cәяхәт итү өчен күп акча кирәкми, ди ул.

«Мин кайнар юлламаларны сайлыйм. Мәсәлән, Минераль Суларга нибары 10 мең сумга очтым. Кешеләр акча артыннан куып, гомерләре узганын сизми дә калалар», - ди Гөлназ.

Диагноз ирем белән мөнәсәбәтләрне ныгытты

Олеся Ивановага 39 яшь, 37 яшендә аңа күкрәк бизе рагы диагнозы куела. Декабрь аенда ул күкрәгендә шеш тоя, ләкин онкология дип шикләнүе һәм куркуы аркасында УЗИга февральдә генә бара. Аның куркулары раслана, яман шешнең 1 нче стадиясе куела.

«Яман шеш шулкадәр агрессив булып чыкты, УЗИдан соң бер ай узгач, шеш 3 нче стадиягә әйләнде һәм метастазлар лимфа төеннәренә кадәр килеп җитте. Сигез химиотерапия, операция, нур терапиясе билгеләнде, хәзер таргетлы терапия узам. Химия куркыныч түгел, аннан соң метастазлар юкка чыкты», - ди Олеся.

Күкрәген алганнан соң ук аңа имплант куялар, һәм боларның барысы да ОМС буенча эшләнә. Ул түләүле генетик тест ясата, аның нәтиҗәләре мутацияләнү мөмкинлеге булуны күрсәтте, шуңа күрә ул яман шеш кире кайтмасын өчен икенче күкрәген дә алдырырга була. Олеся баш бухгалтер вазифасын башкарган эшеннән китә, шигырьләр яза башлый.

«Без ирем белән 18 ел бергә яшибез, кызыбызга 17, улыбызга 12 яшь. Рак турында белгәч, бүре кебек уладым. Ләкин шулай да үземне кулга алдым, бу авыруны грипп кебек кабул итәргә булдым. Медицина үсә, бәлки берничә елдан соң яман шеш таблеткасы барлыкка килер. Мин төшенкелеккә бирелмим, тормышыма сөенеп яшим. Һәм, әлбәттә, якыннарымның ярдәме бик мөһим, мин аларга рәхмәтле», - ди Олеся.

Хәзер алар йорт төзи. Шул мәшәкатьләр белән яшиләр.

«Хәзер мин көн саен иртәнге аш әзерлим, ә элек эшкә йөгерә идем. Велосипедта йөрим, моңа кадәр бу миңа кызык түгел иде. Ирем белән гел йөрешкә чыгабыз, мөнәсәбәтләр бик яхшырды», - ди Олеся.

7 елга ремиссия һәм авыруның кире кайтуы

Руфина Макаренкога 10 ел элек күкрәк яман шеше диагнозы куела, ул бу авыруны дәвалый, әмма өч ел элек аның лимфа төенчегендә метастаз табалар. Беренче дәваланудан соң озакка сузылган ремиссия аңа өмет бирә. Хәзер Руфинага 53 яшь.

Диагнозы турында белгәч, ул балалары ялгыз калачак дип курка, шуңа күрә үзен кулга ала һәм дәвалана башлый.

«Миңа Казанда яхшы табиб киңәш иттеләр, аңа чират зур иде, шуңа күрә бирелгән юлламада бер айдан соң гына кабул итү датасы куелган иде. Мин көтеп тормадым, икенче көнне үк бардым, табибны таптым, өч көннән соң минем күкрәгемне алып, имплант куйдылар. Соңрак химиотерапия. Якыннарым – ирем, әнием, әтиемнең ярдәме миңа көч бирде», - ди Руфина.

Химиотерапия вакытында ул актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә. Көн саен диярлек урманда йөри, туклану режимын үзгәртә. Рәсем ясау белән шөгыльләнә, китаплар укый, велосипедта йөри. Җиде ел дәвамында Руфинаның хәле яхшы була. Әмма 2020 елда аның бөер һәм кабырга өстендәге лимфа төенчегендә метастаз ачыклана.

«Ул елны кызым университетны тәмамлады, Мәскәү дәүләт университетының магистратурасына укырга керде. Мин еш кына аның янына бардым, бергә без бөтен Мәскәүне әйләнеп чыктык, экскурсияләргә, музейларга бардык», – ди Руфина.

Операциядән һәм дәваланудан соң аның яңадан ремиссиясе башлана.

«Һәркемнең яратырга, хыялларын тормышка ашырырга, яшәгән һәр көненнән тәм алырга мөмкинлеге бар. Мин яшим һәм тормышым өчен рәхмәтле», - ди Руфина.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *