Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алсу Фазлыева: «Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе...»

Бүген иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның нәни кызлары Зифаның туган көне икән. Аңа 2 яшь тулган. Шушы уңайдан Алсу да, Азат та социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бәләкәчләрен котлап, матур постлар урнаштырган.

- Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе – кызым-йолдызым Зифа туган көн! Аңа бүген 2 яшь.

Әле генә корсакта иде бит, диярсез. Әйе, 2 ел үтте дә китте. Гомер дә шулай тиз узадыр.

Кызым туасын белгәч, халәтемне аңлатып бетерә алмыйм. Бу – мин гомер буе хыялланган Аллаһның олы бүләге. Ике улымнан соң, ике бәхетемнән соң, өченче сабыем. Аллаһ күпсенмәсен. Кызым-йолдызым, Зифам, күз нурым – көн дә кабатлый торган сүзләрем.

Өч балама да теләкләрем: озын бәхетле хәерле гомер, саулык-сәламәтлек, уңышлар, тормыш җилләре канатларын каермыйча, илгә файдалы, кирәкле кешеләр булып, үз эзләрен калдырсыннар иде! Ә без үз чиратыбызда, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, киң күңелле, тәүфыйкле, матур күңелле итеп үстерергә тырышырбыз! Яхшы кешеләрнең кадерле балаларына тормыш иптәше булып, чын хатын-кыз бәхете күреп яшәргә язсын киләчәктә!

Балаларымны сакла, Аллаһым! Тигезлектә, пар канатлы итеп үстерергә язсын. Кызым, Зифам, бәхетле бул, – дип язган Алсу.

Азат та, кызын тәбрикләп, хис-кичерешләре белән уртаклашкан:

- Мин бик бәхетле, 2 ул һәм 1 кыз әтисе булуыма. Ходайга рәхмәтем чиксез. 2 улдан соң хыялым – кыз әтисе булу иде. Улларымны бик яратам, аларга мин – әти дә, дус та. Кызым белән безнең аерым бер төрле мәхәббәт. Әти-кыз яратуы. Мәңгелек мәхәббәт. Бәхетле бул, чәчәгем. Юлларыңда яхшы күңелле кешеләр генә очрасын. Сәламәт булып, әти-әни назыннан, абыйларың яратуыннан Ходай аермасын.

Бабаең: «Әбиең кебек матур син», – дип, ярата иде үзеңне. Әбиең сине күргән булса, «үземнең күчермәм бит бу кыз» дип сине безгә бирмәгән дә булыр иде.

Әнисе белән бергә тигезлектә үстерергә насыйп булсын балаларыбызны. Кыз әнисе булган көнең белән. Рәхмәт 3 балам өчен, – дигән өч бала атасы Азат.

Фазлыевларның виртуаль дуслары да бу матур, җылы, ихлас теләкләргә кушылганнар, Зифага изге теләкләрен җиткергәннәр.

Фото: Азат Фазлыевның шәхси аккаунтындагы видеодан скриншот

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *