Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бүген дә исерек мин»: Данир - Маратның яңа җырын бар да җырлый, хәтта мөселман кызы да

Шушы көннәрдә Данир Сабиров белән Марат Яруллин «Исерек сөююемнән» дигән яңа җырларын тәкъдим итте. 

  • «Бүген дә исерек мин... Тогда бие на...» – Татар эстрадасында яңа җыр

Әлеге җырны тамашачы  Фирдүс Тямаевның «Син юләр, мин юләр»ен күтәргән кебек күтәреп алмагае. Тямайның «мәгънәсез җыры»на «ташлар» күп очса да, берара һәр почмактан шул җыр яңгырый башлады. Татар мәҗлесләрендә халык әй сикереп тә күрсәтте соң шуңа.

«Исерек» турындагы (сөюдәнме, башкасыннанмы) җырны да шундыйрак язмыш көтә, ахрысы. Социаль челтәрләрдә фикерләр төрлелеге күзгә чалынса да, чыгып өлгермәс борын ушлары китеп, аны популярлаштыруга ярдәм күрсәтүче тамашачылары да хикмәт күп.  Виртуаль дуслары Данир белән Маратка кушылып җырлап, артистларны сторисларында билгели.  Алар арасында иреннәрен кабарткан, керфекләрен ясаткан шәһәр «фифечка»лары да, алдын-артын боргалап биюче яшь кызлар да, гармун тоткан авыл абзые да, cтудентлар да бар. Бер хатын-кыз исә бөтенләй образга кергән – исерек булып киенеп, җырны кечкенә кызы белән бергәләп башкарган. 

Тик бу барысы да түгел әле. Иң кызганычы  – «исерек мин» дип такмаклаучылар арасында яулыкларын дөрес итеп бәйләгән чын мөселман кызы да булуы. 

Ничек уйлыйсыз, мөселман хатын-кызларына:

Бүген дә исерек мин,

Исерек сине сөюемнән.

Чыдап булмый, баш авырта

Эчкәннән әллә сөюемнән, – дип җырлап утыру килешәме?

Данир Сабиров белән Марат Яруллин иң шәп җырлаучыга бүләк вәгъдә иттеме икән әллә? Игъланны без генә күрми калдыкмы? 

Юмор остасы Юра Павлов тикмәгән генә «Без мөселманнарга – ут!» дип комментарий калмагандыр инде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *