Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Абыйлы-энеле ике малай үлгән, апалары реанимациядә: Балалар җиләк ашап агуланган

Саратов өлкәсе хастаханәсендә абыйлы-энеле 2 бала үлгән, аларның апасы авыр хәлдә реанимациядә. Алар барысы да тут җиләге (шелковица) ашап агуланганнар, дип фаразлана. Балалар нәкъ менә шул җиләкләрне ашаганнан соң үзләрен начар хис итә башлаган. Әтиләре «ашыгыч ярдәм»не дә тиз генә чакыртмаган, башта балаларына авыртуны баса торган дару биргән, ләкин ул ярдәм итмәгән. Табиблар килгәндә, балаларның хәле инде авыр булган. Бу хакта РЕН ТВ яза.

«Кызым миңа: «Әти, күңелем болгана», – диде. Мин инде, күп йөгергәнгәдер, дип уйладым. Баласы булганнар мине аңлар», – дип сөйләгән үлгән балаларның әтисе Владимир Шевчук.

Аннары «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар шунда ук, агулану билгеләрен аңлап, ашказаннарын юдырган. Икенче көнне кечкенә баланың йөрәге туктаган. Шуннан соң балаларны санавиация вертолеты белән өлкә үзәгенә алып килгәннәр.

Әтиләре әйтүенчә, кызы һәм олы улы үзләрен яхшы хис иткән. Төнлә аларның хәле кинәт начарайган. Малай үлгән, аның сеңлесе реанимациягә эләккән.

«Тут җиләге (тутовник яки шелковица) үзе агулы түгел. Аларны сатып алырга да була, бары тик шәхси ярамау гына булырга мөмкин. Шуңа күрә табиблар башта шундый җитди интоксикация булыр дип уйламый. Балаларның хәле динамикасы гына уйга калдыра: йә 3 балада да – көчле аллергия, яки эш җиләктә түгел», – ди корреспондент Павел Мельников.

Әтиләренең сүзләренә караганда, бистәдә яшәүчеләрнең күбесе тут җиләген ашый, балалар да искәрмә түгел. Бәлки, кемдер җимешләргә химикат сиптергәндер. Экспертлар тикшерү өчен җиләк үрнәкләрен алган.

«Алар башка препаратлар да кабул иткән булырга мөмкин яисә җиләктән башка әйбер ашаган булулары да ихтимал», – дип саный медицина фәннәре докторы Игорь Короткий.

Саратов тикшерүчеләре җинаять эше кузгаткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сабыйларның үлемен «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча карый.

Хәзер Саратов өлкә хастаханәсе табиблары Владимир Шевчукның олы кызының тормышы өчен көрәшә. 8 яшьлек кыз авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *