Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар күбрәк файда китерә торган җырлар турында сөйләде

Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Алар алып баручы Лилия Кадыйрова белән ретро-җырлар турында да сөйләшкән.

Лилия Кадыйрова: Элек сез үзенчәлекле, үзегезнең җырларны башкара идегез. Хәзер сезнең репертуарда ретро-җырларга өстенлек бирелә, яңа сулыш биргән җырларыгыз күп. Бу нәрсә белән бәйле? Алар халыкка тизрәк «кереп китәме»?

Гөлназ: Әйе, анысы да бар. Тамашачыга таныш җыр тизрәк популярлаша. Мисал өчен, Гайфулла Авзаловның «Әллә син, әллә мин» җыры. Элек халык телендә булган җырны популярлаштыру, халыкка тәкъдим итү күпкә җиңелрәк.

Илсур: Әгәр авторлар һәм җырны элеккеге башкаручылары белән килешеп, бер фикергә килеп башкарсаң – начар түгел. Башта популяр артистлар рөхсәт алмыйча җырлыйлар да, гауга китә. Әллә тамашачы өчен генә уйныйлар, әллә чынлап та шулай... Бу тенденция бездә генә түгел.

Гөлназ: Бүгенге көндә Россия артистлары да шулай эшли, чит ил эстрадасында да, татар эстрадасы «акулаларында» да шул ук әйбер. Әле ул бәясеннән дә тора. Гайфулла Авзаловның җыры безгә бушка эләкте, теләсә кайсы рето-җыр бушлай. Аның өчен зур акча кирәкми. Ә композиторлар җырга 50 меңнән сумнан башлап бәя куя, аңа кимендә 50 мең сумга аранжировка ясарга, аны кимендә дуэтка яздыру 20 мең тора. Шушы бәяне 2-3кә тапкырлап халыкка чыгарырга.

Лилия Кадыйрова: Димәк, артистларга ретро-җыр күбрәк файда китерә? Шуңа татар эстрадасы аларга өстенлек бирә башлаган...

Гөлназ: Шулайдыр. Аларны популярлаштыру да җиңелрәк, һәм халык та отып ала, сиңа кушылып җырлый.

Илсур: Яңа җырны халыкның ничек кабул итәчәген белмисең – хит буламы, «ата»мы. Чыгымнарны каплармы? Кызганычка, җыр иҗат итү – ул текст авторы, композитор һәм башкаручы өчен дә бизнес. Акчага килеп терәлә. Шуңа, яңа җыр яздырганчы, 7 кат үлчәп 7 кат кисәсең...

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *