Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Табигатьтә шашлык кыздырган өчен штраф салалармы?

Законнарны һәм ялны бозмыйча гына табигатьтә шашлык пешерү өчен дөрес урын сайларга кирәк. Бу хакта Роскачествоның матбугат хезмәтенә сылтама белән RT басмасы яза.

«Әгәр паркта шашлык кыздырырга җыенасыз икән, моны махсус җиһазландырылган, учак ягу өчен каралган урында гына эшләргә кирәк. Ә инде әзер ризык белән пикникны паркның бөтен өлешендә дә ясарга була, тик бу – саклана торган зона булмаска тиеш. Моның өчен махсус урыннар сайлау мәҗбүри түгел. Сезнең шәһәрдә шашлык кыздыру рөхсәт ителгән урыннар исемлеген шәһәрнең рәсми порталында яки парк администрациясе сайтында белергә була. Шулай ук парк идарәсенә мөрәҗәгать итеп, территориядә мангал өчен җиһазландырылган зоналар булу-булмавын белешергә мөмкин», – дип киңәш итә белгечләр.

Ә су буенда шашлык кыздыруга килгәндә исә, тулаем алганда, бу рөхсәт ителә, ди белгечләр.

«Тик бу урынны да яхшылап җиһазландырырга кирәк. Беренче чиратта, учак ягасы урынның тирә-ягын 10 метр радиуста корыган үләннән һәм ботаклардан чистартырга һәм янгынга каршы 0,4 метр киңлектә полоса казырга кирәк. Уттан 50 метр ераклыкта корылмалар, печән кибәне һәм башка объектлар булмаска тиеш. Шулай ук яфраклы урманнардан 30 метр һәм ылыслы урманнардан 100 метр ераклыкта учак ягу тыела», – диде белгеч.

Ярамаган урында шашлык кыздырган өчен 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф яки кисәтү, ә урманда янгынга каршы иминлек кагыйдәләрен бозган өчен 15 меңнән 30 меңгә кадәр штраф каралган.

«Шулай ук җәмәгать урынында исерек килеш йөргән яки тәртип бозган өчен штраф салырга мөмкиннәр. Гади генә итеп әйткәндә, паркларда, су янында һәм урманда шашлык пешерү формаль рәвештә тыелмаган, әмма 2021 елдан янгынга каршы катгый кагыйдәләр гамәлдә. Штрафны булдырмас өчен, кайда һәм ничек әзерләргә икәнен алдан өйрәнегез һәм барлык таләпләрне үтәгез», — дигәннәр Роскачествода.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *