Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камчаткада җир тетрәгәндә табиблар операция ясавын дәвам иткән – видео

Петропавловск-Камчатскида онкодиспансер табиблары көчле җир тетрәү вакытында операция ясаган. Тирә-якта әйберләр селкенүгә карамастан, алар операцияне туктатмаган. Операция бүлмәсеннән видеоны Камчатка краеның сәламәтлек саклау министры Олег Мельников Telegram-каналына урнаштырган.

Кадрларда шәфкать туташының пациент белән бергә чайкалып торган өстәлгә ташлануы һәм аны куллары белән кочаклавы күренә, ә хирурглар пациентны тотып торган. Җиңелчә селкенүләр булганда, табиблар манипуляцияләр ясауны дәвам иткән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

«Кара, коагулятор (хирургия приборы) ничек селкенеп тора», – диләр видеоны караганда батыр хирургларның хезмәттәшләре.

Олег Мельников хәбәр иткәнчә, җир тетрәү вакытында табиблар тырышлыгы белән пациентка зыян килмәгән.

«Куркыныч янауга карамастан, табиблар тынычлыкны саклап, ахырга кадәр пациент янында калган. Пациент белән барысы да яхшы. Белгечләребезнең профессиональлегенә сокланам һәм рәхмәт белдерәм!» – ди Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов онкология диспансеры табиблары бригадасын дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә кушкан. «Мондый батырлык иң югары бәягә лаек. Медицина хезмәткәрләренә үз эшләренә тугры булулары өчен рәхмәт», – ди ул.

Исегезгә төшерәбез: 30 июль иртәсендә Сахалин һәм Камчаткада җир тетрәү булды. Ул Төньяк Курил шәһәреннән 360 километр төньяк-көнчыгыштарак һәм Петропавловск-Камчатскидан 143 километр ераклыкта теркәлде.

Аның магнитудасы 8,5 тәшкил итте – бу уникаль вакыйга, дип хәбәр иттеләр Россия Фәннәр академиясе бердәм геофизика хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының якынча мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар юк. Барлык оператив бүлекчәләр гадәттән тыш хәл режимында эшли. Бу – югары әзерлек һәм тәүлек буе мониторинг дигән сүз, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *