Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вилли Гөлназ Асаеваның элеккеге егетләре, кыйммәтле бүләк, чыгымнары турында сөйләде

Гөлназ Асаева белән аның ире Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районында тукталышта клип төшергән. Анда блогер Олеся Лесная белән Вилли кызыл диванга утырып әңгәмә корган.

Сәлам туганнарга!

– Сәлам!

Акчаны күбрәк русча җырларны танытугамы, әллә татарчасына тотасыңмы?

– Русча җырларны музыкаль мәйданчыкларга гына чыгарам, ә татарчага акча сорыйлар шул. Күп китә. Телеканаллар күп сорый.

Ротациягә күпме китә айга?

– 150 мең сум!

Син ул кадәр эшлисеңме соң?

– Юк!

Гаилә бюджеты кем кулында?

– Бюджет нәрсә ул? (Вилли рәхәтләнеп көлә.) Гөлназның үз акчасы, минеке – үземнеке.

Гөлназның «бывший»ларына көнләшәсеңме?

– Көнләшәм.

Кайсына күбрәк? Ришат, Элвин Грей?

– Бөтенесенә дә. Менә икесенә нык көнләшәм.

Гөлназга иң кыйммәтле бүләк?

– Безнең алай кыйммәтле нәрсәләр алган бармы икән?

Ник БМВ алдың түгелме соң?

– Ник бүләкмени ул, мин дә анда йөрим бит. Якынча 200 мең сумга сумка алган бар.

Син «каблук»мы?

– Әйе!

Гөлназ бит күбрәк сине тыңлыйм, ди.

– Кая тыңлый? Бер дә тыңлаганын ишеткән юк әле.

Сине еш кына «Элвин Грейның клоны» диләр.

– Әйтми башлаганнар иде бит инде. Каян син әйтәсең? Никадәр шул сүздән котылырга тырыштым.

Ачуың киләме шулай охшатуларына?

– Килә, әлбәттә, әмма ул бит төшеп калган кешеләрдән түгел, яхшы кешегә охшатулары яхшы.

Сез Элвин Грей белән нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Бик яхшы. Гомумән сөйләшмибез.

Видеоны караучылар Виллины ошаткан. «Мондый кеше белән күңелсез булмаячак», «Супер әңгәмә. Вилли – молодец! Чын ул. Үрнәк алыгыз!», «Юмор хисе шәп!», «Ул миңа икенче яктан ачылды. Аның кебек дус кирәк иде», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *