Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Нәбиев хатынын елаткан: «Гади сүзләр дә иң зур бүләк булырга мөмкин»

Популяр блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индирага искиткеч сюрприз ясаган. Индира белән Рөстәм күптән түгел генә өченчегә әти-әни булды. Ике кыздан соң аларның көтеп алынган улы туды. Әлеге сюрприз-бүләкне Рөстәм Индирага шул уңайдан әзерләгән.

«Сиңа яратуым турында мең тапкыр әйткәнем бар. Әмма болай гына әйтү, ничектер, артык баналь кебек. Бу юлы мин сине яратуымны башкача белдерергә булдым», - ди Индирага Рөстәм. Аның хатынына әйтәсе килгән барлык сүзләрен сыйдырган, мәхәббәт тарихлары сурәтләнгән трекны пар машинада утырып тыңлый. Индира мондый бүләктән күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Күңелгә үтәрлек кадрларны блогер үзенең сәхифәсенә дә куйды. «Кайвакыт йөрәк аша уздырып әйтелгән гади сүзләр дә иң зур бүләк булырга мөмкин. Минем Индирам өчен нәкъ менә шундый җыр иҗат иттеләр.

Бу сюрприз иде һәм ул бик үзенчәлекле килеп чыкты. Чын йөрәктән чыкты ул. Бу - җыр гына түгел, безнең тарихыбыз, мәхәббәтебезнең муызкага төрелгән бер кисәкчеге. Ә сүзләре… Бу сүзләрне мин йөрәгемдә күп еллар буе йөрттем», - дип яза Рөстәм.

Бу видео блогерның язылучыларын да битараф калдырмаган. «Мин сезнең белән бергә елыйм. Бу сүзләрне ишетү һәр хатын-кыз өчен мөһим! Ә бала тапканнан соң мең тапкыр мөһим», «Искиткеч, күңелгә үтәрлек. Бәхетегез озак еллар дәвам итсен», «Сезнең мәхәббәтегез шундый чиста, эчкерсез. Безнең белән дә бүлешүегез өчен рәхмәт. Күзгә яшьләр килде, кан тәннәре чыкты», «Һәр хатын-кыз янәшәсендә Рөстәм кебек ир-ат булсын. Ә һәр ир-ат янәшәсендә - Индира кебек хатын-кыз», «Сез могҗиза! Бер-берегезне саклагыз. Сезгә һәм балаларыгызга Аллаһы Тәгалә озын, бәхетле гомер насыйп итсен», – дип язалар аларга.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *