Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ракның 4 нче стадиясен кичерүче кыз 1 ел буе иртән борчыган беренче симптомны әйтте

Муенында зур шешне тапканчы, 26 яшьлек кыз 1 ел дәвамында көчле тән кычытуын сизә. Джорджи Своллоу исемле кыз сүзләренчә, иртәнге якта аның кул-аяклары аеруча кычыткан. Уяну бигрәк тә авыр, ул иртәдән басынкы халәттә була. Бу турыда «Российская газета» яза.

Бу – куркыныч авыру башлануы, дигән уй аның башына да килмәгән, чөнки көндезләрен ул үзен гадәттәгечә хис иткән. Әмма, вакыт узу белән, кычытуга төнге тирләү, даими ару, еш салкын тию дә өстәлгән. Муенында шеш булуын күреп алганчы, ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Шул ук вакытта аның сулыш алуы да кыенлашкан.

Тикшеренүдән соң табиблар икенче көнне үк аңа шалтыраткан һәм рак диагнозы турында әйткән. Моның өчен хәтта шәхси очрашуны да көтмәгәннәр, һәм шуннан хәлнең бик җитди булуы аңлашылды, ди Своллоу.

«Бу – Ходжкин лимфомасының 4 нче стадиясе иде. Табиблар соңыннан әйтте: мин аларга 1 атнага соңрак мөрәҗәгать иткән булсам, ярдәм итә алмаслар иде. Без шунда ук химия терапиясенә керештек, 24 сәгать эчендә. Мин үземне товар поезды бәрдергәндәй хис иттем», – дип уртаклашты британ кызы.

Дәвалану 2 этаптан торган. Беренчесеннән соң хәл бераз яхшырган, әмма аннары авыру яңадан кайткан.

«Шул вакытта мин аңладым: мөмкинлек барында тормыштан тәм табарга кирәк», – диде Джорджи.

Сөяк күзәнәкләрен күчереп утырткач, аның хәле яхшырган, берничә айдан соң ул яңадан эшенә кайткан.

«Авыруны кичергәннән соң, вакыт минем өчен иң кыйммәт нәрсәгә әйләнде. Мин берәр нәрсәдән дә баш тартырга курыктым, «юк» дип әйтә алмый идем, артык күп эш ала идем. Бөтенесенә ризалаштым һәм үземне «яндырдым». Соңрак моны аңлап алдым һәм үземне күпкә яхшырак хис итә башладым», – дип сөйли бу кыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *