Яңалыклар (13.11.25)
Иртәнге чыгарылыш
Алабуга дәүләт музей-тыюылыгында “Төньяк Евразиянең бронза һәм тимер гасырлардагы археологиясе” дигән темага Бөтенроссия конференциясе ачылды. Аны Татарстан Фәннәр Академиясе Россия Фәннәр академиясенең археология институты белән берлектә оештырды. Конференция эшендә якын чит илләрдән, Россия төбәкләреннән фәнни- тикшеренү институтлары галимнәре катнаша.
Татарстанда интернет аша караклык очраклары арткан. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
Казан белән Краснодар шәһәрләре арасында туры даими авиарейс ачыла. Бу хакта Казан Халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте. Атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә – 220 пассажир урынлы уңайлы самолетлар оча башлый.
Сообщение Яңалыклар (13.11.25) появились сначала на Вести Татарстан.