Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Альбина Апанаева аерылышуы турында: «Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле»

Җырчы Альбина Апанаеваның тормыш иптәше белән юллары аерылган, дип язган идек. Артист «Интертат»ка бу сүзләрнең дөрес булуын әйтте. Шул ук вакытта әлеге темага басым ясамавыбызны үтенде һәм мондый шәхси темалар белән үзенә игътибар юнәлтәсе килмәвен аңлатты.

«Әйе, без ирем белән рәсми рәвештә аерылыштык. Әлбәттә, кияүгә чыкканда, кайчан да булса аерылышырмын, дип чыкмаган идем. Тик шулай килеп чыкты. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Шәхси тормышым турында ачылып сөйләргә яратмыйм. Шуңа да карамастан, бу фактны яшермим, моңа басым ясарга да теләмим.

Элекке ирем эчми, тартмый, гомумән, начар кеше түгел. Әмма безнең тормышка карашларыбыз төрле булды.

Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла аның. Мин тормышымның бу битен ябып куйдым. Элекке ирем кызым белән аралаша, күрешеп торалар. Әлбәттә, мондый үзгәрешләр бала өчен җиңел бирелми. Моны үземнән дә беләм, мин 14 яшемдә әтисез калдым, ул вафат булды. Аерылышу дигән җитди карар кабул ителгәч, балага гына түгел, ир белән хатынның үзләренә дә авыр әле ул», – диде ул.

Альбина Апанаева, аерылышу белән, иҗатка һәм үзенә күбрәк игътибар бирә башлавын да әйтте.

«Үзем турында, бүгенге көндә 100 процент күтәрелештә, үсештә, дип әйтә алам. Үземнең шәхси студиямне ачып җибәрдем. Анда 100дән артык бала шөгыльләнә. Май аенда балалар белән музыкаль спектакльгә хәтле куйдык. Әле концертка әзерләнеп йөрибез. Күпкә зирәгрәк, кыюрак һәм көчлерәк мин хәзер.

Бик хисле кеше буларак, күңелемнең төрле чагы була. Әмма моңсуланып утырырга вакытым юк. Бәлки, берәр кайчан, үземә язган кеше очрар. Мин бөтенләй «юк» дип әйтмим, ләкин әлегә үзем генә», – диде җырчы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *