Усал әби, чын мәхәббәт һәм казлар: Сиринә Зәйнетдинова концертыннан репортаж
Ни кызганыч, әмма мин моңа кадәр Сиринә Зәйнетдинова иҗаты белән бик кызыксынмый идем. Бәлки, мин аның аудиториясе дә булмаганмындыр. Тамаша залына килеп кергәч, шул уйга тагын да ныгый төштем. Чыннан да, Сиринә Зәйнетдинованың тамашачысы икенчерәк: олырак буын, тормышны күргән, моңлы җырларга сусаган кешеләр. Яшьләр дә бар, әлбәттә, ләкин бик аз.
«Тегендә-монда йөреп торучы биючеләре дә булмады»
Ике өлештән торган концертта Сиринә Зәйнетдинованың бик күп төрле җырларын ишеттек. Ул мәхәббәт, хатын-кыз көче, тормыш, бәхет турында җырлады.
«Бик матур концерт булды бу. Тегендә-монда йөреп торучы биючеләре дә булмады…» – концерт беткәч, пәлтәмне алырга чиратта торганда, бер ханымның шундый ихлас фикерен ишеттем. Чыннан да, Сиринәнең биючеләре булмады. Нигә? Кирәк түгел дип саныймы?
Төркеменә килгәндә, барысы да тәртиптә:
Минем үз төркемем барлыкка килде. Без алар белән ерак юлларга чыгып китәбез. Бергә җырлыйбыз. Кайвакыт бергә елыйбыз. Сөенәбез, шатланабыз. Барысын да уртаклашабыз. Хыялланабыз. Хыялларыбызны бергә тормышка ашырабыз, – дип сөйләде ул үзенең яңа «иҗади гаиләсе» турында.
Клавишаларда – Никита Терентьев, скрипкада – Ләйлә Дабихуллина, гитарада – Марсель Шәмсетдинов, баянда – Рүзәл Зыятдинов, бэк-вокалда – Алия Гатауллина иде.
Фото: © Милена Новикова
Резидә Шәрәфиеваны искә алып: «Сәхнәдә җитми ул»
Концертта иң ошаган мизгелләрнең берсе – экранда һәр җыр башланганда, җырның исеме һәм авторлары күрсәтелүе булды. Бу – авторларга һәм аларның хезмәтләренә зур хөрмәт. Шулай итеп, җырчының кемнәр белән күбрәк эшләве дә күренә.
Сиринә Зәйнетдинова арабыздан киткән Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны да хөрмәт белән искә алды.
Резидә Шәрәфиева – ул искиткеч кеше иде. Без ерак юлларга бергә автобуска утырып чыгып китә идек. Ул термос белән тәмле чәйләрен алыр иде, шәлен, итекләрен бер дә калдырмас... Үзен саклый иде. Һәрвакытта киңәшләрен бирде. Сәхнә артында сәгатьләр буе сөйләшә идек. Мин аны бик сагынам. Сәхнәдә җитми ул. Урыны җәннәттә булсын. Бүген аны искә алабыз, – диде җырчы.
Кичәдә Чаллыдан җырчы, композитор Ринас Әхмәтов катнашты. Ул Резидә Шәрәфиеваның «Бусага» җырына көй иҗат иткән булган. Бу турыда Сиринә Зәйнетдинова әйтте. Ул Ринаска рәхмәтен белдерде һәм әлеге җырны безгә дә ишеттерде.
Үзе «Бусага»ның бер куплетын башкарды, ә экранда күрсәтелгән видеода Резидә Шәрәфиева икенче куплетын җырлады. Бу – легендар җырчыны ихлас яраткан кешеләр өчен бик истәлекле номер булды дип уйлыйм. Күңелләр тулды.
Концертта Сиринә Зәйнетдинованың иҗатташ дусты Руслан Кираметдинов та бар иде. Алар «Бер җылы сүз» җырын башкардылар. Соңыннан Руслан Кираметдиновны үзен генә дә тыңладык.
«Катюша»ны татарча бормалар белән җырладым»
Концертның беренче өлешендә «Ак күл», «Яшәү матур», «Саумы, бәхет», «Ашыкма, вакыт», «Балам», «Чияләр» кебек җырлары яңгырады һәм «Катюша». Моңлы татар җырлары өстенлек иткән концертта русча җыр ишетү бер дә көтелмәгәндә булды. Шулай да урынлы иде, чөнки Сиринә Зәйнетдинова нәкъ менә шул җыр белән беренче тапкыр сәхнәгә аяк баскан икән.
Укытучым минем җырларга сәләтле булуымны күреп алды да: «Сиринә, тиздән Җиңү бәйрәме. Без синең белән русча «Катюша» җырын өйрәнәбез», – дип әйтте. Мин укытучы апага карадым һәм уйга баттым. «Русча җырны татарча бормаларым белән ничек җырлармын икән?» – дим. «Әйбәт була, җырлыйсың», – ди. Баштан мәктәп күләмендә беренче урын, аннары район күләмендә беренче урын алдым. Ә ничек татарча итеп җырлаганымны белсәгез?! Бормалап-бормалап. Шул «Катюша» җыры сәхнәгә бастырды һәм үземдә кыюлык үстерде, – дип сөйләде ул.
Усал әби һәм казлар
Авыл турында балачак хатирәләре кемгә ошамасын? Сиринә Зәйнетдинова да әби-бабайга кунакка кайткан мизгелләрен, Өммегөлсем әбисен искә алды:
Әбием бик усал иде. Эх, эшләтеп карый иде! Су буена төшкәнне, иптәш кызларым белән кич чыкканны яратып бетермәде. Иптәш кызларым белән дискотекага барып бию – хыялда гына иде. Хыял булып калмасын дип, әбиемнең йоклап китүен көтеп тордым да, аяк очына басып, ишектән түгел, чөнки ишек «сата» – шыгырдый, газ плитәсе өстендәге форточкадан чыгып качтым. Килеп кердем клубка. «Сиринә, нинди хәл булды бу?» – диләр. Мин әйтәм: «Качтым мин әбидән». Әй биибез, күңел ачабыз. Бер мәлне ишек ачылып китеп: «Сиринә, Өммегөлсем апа таякка таянган, артыңнан килә!» – дип, туганым кычкырмасынмы! Мин алгы ишектән түгел, клубның арткы ишегеннән ничек чыгып сызганымны хәтерләмим. Кайтып җиттем, куркуымнан форточкадан кергәнмен. Кереп бастым. Каршымда бабай тора: «Әй кызым. 2 минут чыгып киткәнеңә. Артыңнан әбиең аяк эзеңә бастырып эзләргә чыгып китте», – ди. Хәзер генә көлке ул. Ул вакытта бер дә көлке түгел иде, – дип сөйләде җырчы.
Фото: © Милена Новикова
Икенче хатирәсе авыл казлары турында иде. Кечкенә Сиринә качып кына су коенып кайткач, юеш киемнәрен келәт астына ташлаган булган. Казлар икенче көнне шул киемнәрне тартып чыгарып, әбисенә Сиринәне «сатканнар»… Шуннан соң казлар белән дуслыгы бетеп тә алган әле аның. Хәер, үпкәләр күптән онытылган: концертта шушы казларга багышлап җыр да башкарылды.
«Айратым белән яңадан кушылдык»
Концертның икенче өлеше мәхәббәт темасы белән башланып китте. «Мәхәббәт җырлары болай гына килмәгәндер репертуарыма», – диде җырчы. Чыннан да, юктан гына түгел икән. Сиринә Зәйнетдинова тамашачысына үзенең тормышындагы иң зур мәхәббәте турында сөйләде. «Мәхәббәт» димичә, нәрсә дисең инде бу турыда:
Планнар кордык, никах укыттык, туйлар үткәрдек. Аннан кызыбыз дөньяга килде. Шундый зур хыяллар белән кушылдык. Һәм язмыш үзенең сынауларын әзерләп куйган булган икән. Без аның белән аерылыштык. Аңа да, миңа да бик авыр булды. Без аерым булган чакларда тормыш безне сабырлыкка өйрәтте. Күп нәрсәләргә колак салмаска, күп нәрсәләрне җиңелрәк үткәрергә тырыштык. Гомумән, 10 елдан соң без Айратым белән яңадан кушылдык. Бер-беребезнең соңгы сулышына кадәр бергә яшәргә насыйп булсын, – дип сөйләде ул.
Фильмнарга төшерерлек тарих булган бит бу. Аерылышу, ялгышу, сынаулар һәм янәдән бер-берсен сайлаган ике йөрәк.
Айдар Тимербаев көенә, Айдар Минһаҗев сүзләренә иҗат ителгән «Биш минут» җыры минем өчен кичәнең төп композициясе булгандыр. Кайткач, эзләп табып, янәдән тыңладым. Җырның «Килми синнән бер дә аерыласым, ә йөрәкләр нурга урала. Ашыкма әле, җаным, кал янымда тагын. Тик биш кенә минут булса да» дигән юллары бар. «Без биш минутка гына түгел, гомерлеккә калырга булдык», – дип искәртте Сиринә Зәйнетдинова. Шулай гына булсын, дип телисе килә.
Иң матур дуэт
Җырчының икенче дуэты Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән иде. Алар Рәсим Низамов репертуарындагы «Болытлар агар инде» җырын башкарды. 2025 елның август аенда бу җырны яңача итеп тәкъдим иткәннәр иде. Чыннан да, бу җыр икенче төрле яңгыраш алган.
Фото: © Милена Новикова
Рәсим Низамов үзенең туган көнендә чыгыш ясады. «Өйдә туганнар, дуслар белән уздырырга өлгерәбез аны. Ләкин иң кадерлесе – сәхнәдә, сезнең алкышлар астында», – дип эретте җырчы безнең күңелләрне. Ә «Каеннар арасында» дип аталган хиты белән Рәсим Низамов кемнедер – яшьлегенә, кемнедер балачагына кайтарып килде.
***
Ахырга җырчы тамашачыларын биетә торган җырларын калдырган иде. Чөнки җыр башкарылганда, тамашачыларның кайберләре урыннарыннан торып, залның уң һәм сул як кырыйларына чыгып бии үк башладылар. Шулай итеп, Сиринә Зәйнетдинованың хисле концерты ахырына да якынлашты.
Ә мин җырчының иҗаты белән танышуны дәвам итәрмен дип уйлыйм. Чөнки бу концерттан соң күңелемдә ниндидер ихлас җылылык калды.
Фото: © Милена Новикова