Фермер сыерын чалган һәм аның карынында акча тулы янчык тапкан
Башкортстанның Гафури районы Толпар авылында яшәүче фермер сыерын чалгач, аның карыныннан акча тулы янчык тапкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Фермер сыерын начар гадәте аркасында чалырга мәҗбүр булган – сыер чүплектә ашап йөрергә яраткан. Чалганнан соң, сыерның карыныннан якынча 30 кг чүп-чар алганнар, алар арасыннан саллы гына сумма булган акча янчыгы да килеп чыккан.
Янчыкта Дорофеев фамилиясенә документлар да булган. Ир-ат табылган акчаларны краннан ага торган суда юган һәм аларны законлы хуҗасына кире кайтарырга әзер, диелә хәбәрдә.