Зинира һәм Ризат Рамазановлардан яңа җыр: «Чыршы куйдык, пилмән бөктек...»
Зинира һәм Ризат Рамазановлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә чираттагы яңа җырын тәкъдим итте.
«Чыршы куйдык, пилмән бөктек, Кыш бабайга хат яздык, ниһаять, җыры да булды. Көтәбез сихри Яңа елны», – дип яза алар.
Җыр «Яңа ел» дип атала. Аның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова язган, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән. «Бик матур мәгънәле җыр», «мондый җыр булгач, бураны да булачак, Яңа ел да киләчәк», – дип бәя биргән яңа иҗат җимешен тыңлап караучылар.
«Яңа елда, Яңа елда кабул булсын теләкләр,
Саф сөюдән ләззәт алып бергә типсен йөрәкләр...»
- Зинира Рамазанова: «Озак аңыма килә алмый утырдым...»