Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Элвин Грей кеше җырын җырлавы турында: «Безнең өчен проблема тудыра алырдай нәрсәләр юк»

Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) «Пирамида»да XIII «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасында Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры белән чыгыш ясады. Аның күп кенә буыннарны берләштергән үлмәс хит, легендар җыр булуында шик юк. Әле җырчысы гына да ни тора иде бит... Хәния Фәрхи кебек легендар җырчылар гел туып тормый. Шулай да, мондый чараларда җырчы үз җырын башкарырга тиеш кебек. Җырчының бу гамәле кеше аңа кадәр дә яратып өлгергән җыр белән тизрәк танылу, платформаларда күбрәк тыңлау җыю өчен генә эшләнә сыман, минемчә.

  • «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасы: 31 лауреат, форс-мажор һәм...

Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Вәсилә Фәттахова җырларын яздырдыгыз. Ни өчен кеше җырларын башкарасыз? Кеше җырын башкару – ул бит авторлык хокуклары белән дә проблемалар тудырырга мөмкин.

Безнең өчен проблема тудыра алырдай нәрсәләр юк. Барлык проблемаларның ничек булса да чишелешен табабыз. Аны ничек чишеп була: кеше белән күрешеп, күзгә-күз утырып, сөйләшеп. Шул мәлдә генә кеше белән килешеп була. Күпләр «проблематично» дип уйлый. Проблема юк. Ул – башта гына. «Туган як» җырын да мин рәсми рәвештә җырлыйм. Авторлар белән сөйләштек. «Уфтанма»ны да, «Әлдермешкә кайтам әле»не дә. Шуңа күрә кем тели – шул булдыра.

Мондый Милли премияләр тапшыру танталарында халыкка Сезнең җырыгыз ишетелергә тиештер дип уйламыйсызмы?

Ә мин бүген Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын җырларга теләдем. Алар (оештыручылар – авт. иск.) миңа нинди җыр җырларга икәнен әйттеләр. Мин аларга: «Мин сезне яратам, ләкин ул җырны җырламыйм. «Әлдермешкә кайтам әле»не җырлыйм», – дидем. Алар килештеләр.

Автор Тәслимә апа да (Тәслимә Низами – «Әлдермешкә кайтам әле» җырының сүзләре авторы. – авт.иск.) әйтеп тора: «Радик, син генә күтәрмәсәң, кем күтәрер? Мине беренче тапкыр сәхнәгә чыгардылар», – дип. Премия бирделәр. Ул җырга ничә ел! Ә авторлар беренче тапкыр гына сәхнәгә чыккан. Вакыты килеп җитте. Киләсе елда «Туган як»ны җырлыйм, – дип вәгъдә бирде Радик Юльякшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *