Илзидә Госман: «Ник минем белән болай соң, дип бәргәләнгән минутлар булды...»
Җырчы Илзидә Госман узган елга йомгак ясап, аның үзе өчен гадиләрдән булмавы хакында яза.
«Узган ел минем өчен «чистарыну» елы булды. Минем өчен генә түгел, күпләрне сынады, сабырлыкларын тикшерде Елан елы… Ялган дуслардан, ялган «яхшылык кылучы» кешеләрдән, ул вакытта кирәкле дип санаган эшләрдән арындырды. Әлбәттә, җиңел булмады. Ник шулай, ник минем белән болай соң, дип бәргәләнгән минутлар да җитәрлек булды. Ләкин Аллаһы Тәгалә белә, урынына утырта икән.
Шулай тиеш, шулай яхшырак, шулай алга таба җиңелрәк юлларны ачу өчен кирәк икән ул «чистарынулар». Шундый сынаулар булмаса, бүгенге мин дә булмас идем. Элеккедән күпкә тәҗрибәлерәк, көчлерәк, тынычрак мин.
Рәхмәт сиңа, язмышым, көчлерәк булырга ярдәм иткән юлдашларым», – дип яза җырчы.