Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан ислам туризмы маршрутларына керергә мөмкин

Россия мөселманнары Дини җыены «Изге сукмак» ислам дини туризмын үстерү проектын әзерләгән, ул Россиянең 34 төбәгендә тематик маршрутлар булдыруны күздә тота. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Кргановка сылтама белән ТАСС яза.

«Россия мөселманнары Дини җыены «Изге сукмак» ислам дини туризмын үстерү проекты әзерләде. Ул ислам кануннарына бәйле кунакчыллык стандарты таләпләрен исәпкә алып, мөселман хаҗ һәм мәдәни-танып белү туризмының яңа маршрутларын эшләү алымнарын тасвирлаудан гыйбарәт. Концепция проекты нигезендә Россиянең 34 төбәге буенча 20дән артык маршрут эшләнергә мөмкин, алар безнең гражданнарга да, чит илләрдән килгән мөселманнарга да кызыклы була ала, бу – гарәп илләреннән туристларның күпләп килүен исәпкә алганда аеруча актуаль», – диде мөфти Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия утырышында.

Аның сүзләренчә, ислам туризмы – «безнең ил өчен яңа күренеш», әмма Россиянең күп кенә субъектларында «тарихи шәхесләргә бәйле изге һәм истәлекле мөселман урыннары бар. Алар арасында – Татарстандагы борынгы Болгар комплексы һәм Кол Шәриф мәчете, Грозныйдагы «Чечня йөрәге» мәчете, Дербенттагы борынгы Җәмигъ мәчетләре, Дагыстандагы авыл һәм башкалар.

Шулай ук Әлбир Крганов Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога мөрәҗәгать итте, эшләнгән концепция проектын анализлау өчен, Икътисади үсеш министрлыгына йөкләмә бирүне һәм аны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүне сорады, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *