Винера Ганиева Сиринә Зәйнетдинова турында: «Бүгенге көндә мондый җырчылар юк!»
Татарстанның халык артисты Винера Ганиева Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концертында булган. Сәхнәгә чыгып, ул: «Бүгенге көндә мондый җырчылар юк!» – дип әйтә. Винера Ганиева әйткән бу сүзләр кергән видеоны Сиринә Зәйнетдинова үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырган. «Әйтсә – әйтеп тә куя инде!» – дигән Сиринә.
«Винера Әхәтовна теләсә кемне мактамый», «Ә бит хак әйтә! Иҗат чишмәгез саекмасын», «Моңлы җырчы, матур тавышлы, халыкчан җырчы», «Бик дөрес», «Мин дә шулай уйлыйм, моң иясе, афәрин!» – дип язганнар видео астына тамашачылар.