(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә 2030 елга уртача гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр артырга, ә ярлылык дәрәҗәсе 2017 ел күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкырга кимергә тиеш. Бу юнәлешне Россия Президенты Владимир Путин «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерү буенча илкүләм максатлар турында»гы боерыгында билгеләде. Документта Россиядә үсешнең төп максатлары итеп биш юнәлеш күрсәтелгән. Бу - халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге; үз-үзеңне тормышта табу һәм талантларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру; яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру; лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлекне тәэмин итү, шулай ук цифрлы трансформацияне үстерү. 2030 елга кадәр чорга Россиянең илкүләм үсеш максатлары турындагы боерык РФ Конституциясе буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен һәм ил үсешенең төп өстенлекләре буенча киң җәмәгатьчелек фикер алышуын исәпкә алып әзерләнгән.