Добавить новость

Коляскадагы баланы подъездга алып кереп баручы хатынны ток сугып үтергән

1 июньдә Мәскәүдә 66 яшьлек хатын ток сугудан үлгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Моңа кадәр биредә яшәүчеләр электр үткәргечне ташлап киткән эшчеләрдән зарланган булган инде.

Мәрхүмә хатын нәни оныгы белән урамда йөри, аннары өйгә кайтып килә. Бала коляскада була. Подъезд янында ул күрше ир-атны очрата, күрше колясканы алып керү өчен тимер пандусны куярга тәкъдим итә, хатын ярдәмнән баш тарта, үзе алып кермәкче була.

Берничә минуттан ир-ат кычкырган тавыш ишетә, подъездга йөгереп керә. Коляска әйләнеп капланган, бала коляска астында ята. Металл пандус янында баланың әбисе дә ята.

Ачыкланганча, пенсионер хатынны ток суккан, һәм ул урында ук үлгән. Ул егылган чакта колясканы этеп җибәреп, баланың гомерен саклап калгандыр, мөгаен. Күрше ир-ат подъездда баскыч тоткасына орына, һәм аны да көчле итеп ток суга.

Ир баланы алып чыгып, машинасына куя, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар пенсионер хатынга ярдәм итә алмый инде. Сабый исән, аңа зыян килмәгән.

Белгечләр фаҗига килеп чыгуда ишегалдында балалар мәйданчыгы ясаучы эшләр гаепле дип шикләнә. Алар подъездга үткәргеч сузган, аны электрощитка тоташтырганнар. Пандус шушы үткәргечне кыскан һәм фаҗига килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр биредә яшәүчеләр әлеге үткәргечкә абынган, ток сугудан куркып зарланганнар.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Москве

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Москвы
Экология в Москве
Спорт в Москве
Москва на Moscow.media






Топ новостей на этот час в Москве и Московской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *