Чакмагыштагы оста умартачылар гаиләсендә кунакта: «Бер кереп китсәң, комарлы уен кебек!»

«Умартачылык – нәселдән килгән шөгыль»

Нәфисә һәм Әгъләм Рәхимовлар Чакмагышның Тайняш авылында гомер итәләр, икесе дә – мөхтәрәм хезмәт ветераннары. Бүгенге көнне лаеклы ялда булуларына карамастан, тик ятмыйлар, гөрләтеп дөнья көтәләр. Күпләп – 40тан артык умарта асрыйлар. Чакмагыш районының абруйлы умартачылары белән умарталыкларында күрештем. Аннары авылны бизәп торган мәһабәт йортларында булдым.

Нәфисә апа белән Әгъләм абыйның умарталыгы Васильевка авылы урынында урнашкан. Искитмәле табигать хозурлыгы булган җир ул.

  • Васильевка авылы – Чакмагыш төбәгендә булган, ләкин әкренләп юкка чыккан рус авылларының берсе. Элек анда 7 еллык мәктәп тә, кибете, фельдшер-акушерлык пункты да, клубы да булган. Хәзер биредә авылның җөе дә калмаган икән. Шулай да, бетоннан ясалган элеккеге коелар умартачыларга ярдәмгә килә икән, ләбаса. Умарта күч аерганда, күчне салкынга, сусыз коега элеп куялар булып чыкты. Умарталыктан агачлыклар аша берникадәр барсаң, бик ямьле буа янына барып чыгасың. Аның аръягында бер якташыбыз глэмпинг форматында ял базасы эшләү нияте белән төзелеш тә башлап җибәргән.

Әгъләм абый:

Без инде хатыным белән умарталарны бер 35 ел элек үрчетә башладык. Умартачылыкка бәләкәй чактан ук мөкиббәнлек тәрбияләгән картәтием Фатыйх Мөхәммәтрәхим улына рәхмәтлемен. Аның 4 баш умартасы бар иде. 3 сыйныфтан ук тирәк агачына, күч җыярга мендереп җибәргәне истә саклана. Шуннан алып мин бал кортлары белән таныш.

Әти-әниемә дә бал аертырга ярдәм итә идем. Үзем инде өйләнгәч, әтидән калган умарта оялары белән умарталыкны тергезергә уйладым. Бер күчтән башлап җибәргән идек. Умарта корпусларын, рамнарын да үзем ясыйм. Әлеге көнне умарталарны шушы ташландык авылда тотабыз. Тайняшта асрасак, анда күрше-тирәне чагып интектерүе ихтимал, ә монда үзебезгә – бер санаторий шикелле. Безгә умарта карау рәхәтлелек бирә. Бергәләп киләбез, бал кортларын карыйбыз, бөтен мәшәкатьләр һәм стресслар онытыла. Аерганда икәүләп җыябыз, тувалга ябабыз, «магазин»нарны куйганчы ревизияләр ясыйбыз, рамнарны алмаштырабыз. Инәләрен алмаштырып торабыз. Бал кортларының инәләре 2-3 елда картая бит, – дип бәян итте.

Сез бит эш дәверегездә шактый җаваплы вазыйфалар биләдегез. Ничек бал кортларын карарга өлгердегез соң? Хәзер бит күпләр вакыт юклыкка сылтый.

– Эшләгән дәвердә умарталарыбыз ихатада, бакчада гына иде. Вакытны, әлбәттә, табарга тырыштык. Умарта аерып ятканын күрсәләр, балалар безгә хәбәр итә иде. Ул чакта бик күп асрамый идек әле, – дип җаваплый Әгъләм ага.

Умарталарны хәзер әнә шундый заманча корылма белән генә күтәрәләр, күчерәләр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

– Әгъләм бит инде колхозда озак еллар дәвамында бригада агрономы, звеновод булып эшләде. Мин колхозда конторада да хезмәт куйдым, почта бүлеген дә җитәкләдем ул чорда. Улларыбыз умарталарга күз-колак булды, әнкәебез өйдә иде. Алар карап, күзәтеп тордылар. Алик улым умарта аера калса, миңа шалтырата иде дә, кайтып җитә идем. Аның белән бергәләп тә күчләрне җыйдык. Әнкәй дә умарталарны элек караган кеше булгач, ул да киңәшләре белән ярдәм итә иде, – дип кушыла әңгәмәгә Нәфисә апа.

Умарталарны «омшаник»та кышлаталар. Подвал рәвешендә түгел, келәт кебек, гипсоблоклардан төзелгән. Температура режимын күзәтеп барыр өчен термометр, җылы булсынга май батареясы куялар. Ул батарея хәтта үзеннән-үзе температураны да көйли.

Умарталар әйбәт кенә кышласын өчен +3..-4 градус җылылык булырга тиеш. Яхшы дымлылык – 75. Температураны, дымлылыкны билгели торган махсус җайланмабыз да бар, – ди Әгъләм Рәхимов. – Быелгы умартачылык сезоныннан бик нык канәгатьбез, Аллага шөкер. Аерта барабыз, сатып барабыз. Сатып алырга теләүчеләр чиратка басалар... Кыш көне сатарлык бал калмас та, дигән фикердәбез. Дөрес, быел юкә чәчкә атмады. Кыраулар моңа тәэсир итте. Безгә монда урман да якын, 1 километр чамасы ераклыкта гына юкәлек. Шул якка очалар, әмма ялан-басу, нарат чәчәкләреннән җыйдылар кортлар. Монда бит кыргый үләннәр, чәчкәләр ифрат күп. Донникны агымдагы елда бу якта чәчмәделәр, былтыр янәшәдә кечкенә карабодай басуы бар иде. Быел бер 2 км ераклыкта 50ләп гектарны тәшкил иткән көнбагыш басуы бар иде, шуның балы да булды. Бал уңышы начар булмады, әйбәт. Көнбагыш балы матур, сары. Банкада инде утыра башлады.

Умартачылардан һәвәскәрләргә берничә киңәш:

  • Бал кортлары, гадәттә, ояның уртасына җыела. Шуңа күрә баллырак рамнарны уртага куйдык. Шулай ук, умарта оялары эченә махсус препарат-пластинкалар куйдык. Шуннан, көннәр ныграк көзге якка авышкач, кортлар укмашкач, «Бипин-Т» препараты сибәргә җыенабыз. Аннан соң щавель кислотасы белән дә умарталарны зарарсызландырабыз. Бу эшләр умарта талпаннары һөҗүменә, аяныч зыянына каршы тору максатыннан башкарыла. Умарта талпаны нык бәләкәй, миллиметрдан алып миллиметр ярым гына, 6 аяклы.
  • Быел якын тирәдәге басу-кырларда бал бирә торган үсемлекләр бик чәчелмәгән. Әмма ташландык авылның көтүлек җирләрендә шулкадәр кыргый чәчәкләп күп үсә икән. Бу уңай күренеш тә бал муллыгына үзенең йогынтысын ясаган.

  • Ихатада, ындыр-бакчада умарталарны асрамауның бихисап җайлы яклары бар: авыл уртасында булса, бал кортларына басу-кырга шактый гына очарга кирәк, билгеле ки, канатлары туза. Эшче бал кортлары җәй көне нибары 35 көн генә яши. Кыш исә кортның гомере 120-130 көн тәшкил итә. Иң башта кортлар умарта эчендә генә яши, аннан соң гына нектар җыярга очалар. Ә монда бал ташырга якын. Әлбәттә, биредә тагы бер уңайлы як: 40 метр ераклыкта гына буа бар. Үзебез дә инде су эчергечләр куябыз. Күбрәк барыбер буадан су ташыйлар. Көн саен умартага 100 грамм су кирәк.
  • Сыйфатлы бал сайлауның җайлы ысулы бар. Ярты стакан яки рюмка суга бер чәй калагы бал саласың. Ул бик нык эреп бетмичә төпкә утырса, сары төскә керсә – чын бал булачак. А фальсификат бал сары төскә керми, эреп кенә бетәчәк.
  • Әгәр дә бал кортларын яратсагыз, табигатьне үз итсәгез – һичшиксез, умарталыгыгыз булсын! Анда бер кереп китсәң, үзеңне азартлы уенчы кебек хис итәсең. Аннан соң мавыгу, кызыксыну көннән-көн арта гына. Умарталыкка аз гына вакыт килмичә торсаң, бал кортларын сагына башлыйсың. Умарта тоту – беренчедән, яхшы ял ысулы, икенче чиратта – матди ярдәм.

Нәфисә апа:

Изге Коръәндә дә бал кортлары телгә алына, аятьләре бар. Умарта асраган кеше начар бал җитештерә дә алмыйдыр. Без мәсәлән, сыйфатсыз бал продуктлары сатканыбыз юк. Елның-елында бездән алучылар бар, алар аертканыбызны көтеп, шалтыратып, белешеп торалар. Хәтта, Уфа, Дүртөйле кебек шәһәрләрдән дә безгә килеп бал алалар. Ә инде үзебезнең тирәләр – Чакмагыш, Әхмәт, Балак авыллары гел бездән ала.

Сүзгә Әгъләм абый кушылды:

Бал кортларының балы җитәрлек, хәлләре әйбәт икән, аларга подкормка бирүне дә киңәш итмәс идем. Умарталык янында донник, рапс кебек үсемлекләр үссә генә, бераз сироп бирү ярый. Рапс һәм донник балы эчерәк, кышкылыкка бу төр баллар калса – бал кортларының эче китүе ихтимал. Шулай да, шикәр белән мавыгырга ярамый, ул бит химикатлар белән «баетылган» чимал. Безнең авылда элек умартачылар күп иде. Шулай да, әллә инде басуларны химикатлар белән эшкәртү ярамыдымы, халыкның кортлары үлде. Ә безнеке авылдан читтә булгач, исән калды. Хәзер авылда умарта асраучылар бармак белән генә санарлык.

Әңгәмәдәш умартачыларым сүзләренчә, кәрәзле балга ихтыяҗ зуррак. Моны алар кәрәзле балның аеруча сыйфатлы, воздух белән бал катышмавына бәйли. Быел инде 30лап рам кәрәзле бал сатып та өлгергәннәр.

Күпчелек туганнарымның умарталыкларында Башкортстандагы токымлы бал кортлары. Шуннан соң Әгъләм абый әйтмешли «Билайн» дигән буйлы-буйлы кортлар бар. Ул нык усал да кортлар түгел, шул ук вакытта балны да күпа җыялар икән.

Йорт-куралары оҗмах түре шикелле!

Йортларын 1986 елда салып чыкканнар, моңарчы 9 ел колхоз өендә яшәгәннәр. Әйтергә кирәк, әлеге йорт урыны, ихатасы – Әгъләм абыйның дәү әтисенең төп нигезе булган. Бакчалары, тирә-яклары да бик матур чәчәкләргә күмелгән. Яшелчә-җимеш, карбыз, кавын һәм виноградларны да күпләп үстерәләр. Кәҗәләр асрыйлар. Ә инде өйгә килеп керсәң, үзеңне затлы-затлы оранжерея уртасына килеп кергәндәй хис итәсең. Искитмәле матурлык!

Бу урында умарталык, йорт-кура темаларын бераз читкә куеп, материалым геройларымның яшьлек елларына, эшләгән чорларына кайтып килергә карар кылдык.

Әгъләм Әхнәф улы 1952 елның 18 ноябрендә Тайняш авылында туа. Әтисе Әхнәф ага – Бөек Ватан сугышы ветераны була, гомер буена шофёр булып эшли, 1983 елда мәрхүм. Иң башта Әгъләм абый Тайняшта 8 еллык мәктәпне тәмамлый, ә инде 9-10 сыйныфны Чакмагышның беренче санлы мәктәбендә укый. Совет Армиясе сафларына алыныр алдыннан Октябрьский шәһәрендә 6 ай эчендә водитель һөнәрен үзләштерә. Армиядә Белорусиядә, авиация гаскәрләрендә хезмәт итә ул(1971-73). Алга таба туган якларга кайткач, баһадирдай егетне туган авылы колхозы максатчан юллама белән Аксен авыл хуҗалыгы техникумыгна укырга җибәргән. Ә инде 1975 елдан бирле Әгъләм агабызның бөтен гомере Тайняш биләмәләрендә урнашкан «Герой» хуҗалыгы белән бәйле. Ул пенсия ялына чыкканчы, 45 елга якын туган авылы хуҗалыгында тырыш хезмәт куя. Агроном була, соңыннан хуҗалык рәисенең коммерция эшләре буенча урынбасары булып эшли.

Билгеле, агроном эше – катлаулы да, мактаулы да! Иртә яздан алып, җир эшкәртүләр беткәнче басу-кырлардан кайтып керүләр юк. Истә, иртүк 5.00 сәгатьтә торып, атны җигеп басуларга чыгып китеш иде. Атны әле томаннан табып алалсаң – бик хуш. Элек техника күп, эшләргә кеше дә байтак. Төнлә дә 3 агрегат чәчә иде. Төнлә килеп зәбен дә үлчисең, иртүк отчётын да бирергә кирәк. Шуннан соң матайга утырылды, үзебез белән саженьне дә йөртә идек. Җир дә никадәр сөрелүен, никадәр культивацияләрнең дә ничек башкарылуын үлчи торган идем. Нәрәдкә күрсәткечләр әзер булырга тиеш бит. Өйгә бөтенләй кайтып кереп булмый иде. Көнне-төнгә ялгап эшләнелде, – ди Әгъләм Әхнәф улы. – Коммерция буенча колхоз рәисенең урынбасары булганда, хуҗалыкның икътисадын үстерү, матди хәлен яхшырту өстендә эшләдем. Күпләп шикәр чөгендере үстереп, Чишмәгә, аннан соң Раевкага тапшыра идек. Бу эш бик отышлы булды. Чөгендерне бит әле никадәр шикәрле, чиста икәнен тикшерәләр иде лабораторияләрдә. Шуны да контрольдә тотырга туры килде. Уңышны урып-җыеп, ураклар тәмамлану белән ашлыкны, малларны иткә тапшырганда да – хуҗалыкның икътисадын күтәрергә омтылыш зур булды. Хәер, «Герой» – һәрвакыт район күләмендә генә түгел, ә Башкортстан кимәлендә дә алдынгы колхозлардан, хуҗалыклардан исәпләнде. Бүген дә безнекеләр алдынгылыкны бирмичә, ил табынын рекордлы уңышлары белән баетуга өлеш кертә.

Нәфисә апа белән Әгъләм абый 1976 елның 19 июнендә чәчләрен-чәчкә бәйләп, кавышып гаилә корып җибәрәләр. Нәфисә Әдип кызы – Чакмагышның Аблай авылында 1952 елның 5 ноябрендә туган. Туган авылында 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Башкорт дәүләт кооператив техникумында бухгалтерлар әзерләү бүлегендә белем ала. Укып беткәч, Чакмагыш районының кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайта. Иң тәүдә, Юмаш сельпосында ревизор вазифасында башкара. 1973 елда Тайняш авыл Советы биләмәсенең сәүдә нокталары системасына җибәрелә.

Ул чорда Әхмәттә – 2, Иске Балакта – бер, Каранда һәм Сары-Айгырда – шулай ук бер кибет, киоск иде. Ә инде Тайняшта бер азык-төлек һәм сәнәгать товарлары магазины иде. Исәпләп карасак, 10 артык нокта иде бит! Ә беренче улымны тугач, Тайняш почтасы бүлегенә мөдир итеп билгеләндем. Элек бит әле почталарның шаулап-гөрләп торган чагы, ул посылкалар, хатлар, газета һәм журналларга күпләп язылу заманалары иде. Пенсияләрне дә әле ул дәвердә үзебез тарата идек. Аннан соң колхозда хезмәт куйдым, иң башта 2-3 сыерыбызны савам да, иртәнге 5.30 тирәсенә конторага эшкә китә идем. Басулардан механизаторларның барлык сводкаларын җыеп ала идем һәм 6 тулып киткәч, белгечләр нәрәдкә җыела торган иде. Нәрәдтән соң сводкаларны районга хәбәр итү. Эштән туктаганчы 2 ел яңадан почтада да хезмәт куйдым, – ди Нәфисә Әдип кызы.

Тырыш, булдыклы хезмәтләре өчен Нәфисә апа һәм Әгъләм җизни күпсанлы Почёт грамоталарына, Хөкүмәт бүләкләренә дә лаек булалар.

Рәхимовларның дус-тату гаиләсе 2 ул үстерә, икесе дә югары белем алып, гаилә коралар. Һәркемне көнләштерерлек йортлар салып керәләр. Алик белән Ләйсән, Айрат белән Лилия әти-әниләрен оныклар белән сөендереп яшиләр. Һәркемгә мисал итеп куярлык дөнья көтәләр. Оныклары Камил – аеруча талантлы егет булып үсә, сокланып туймаслык итеп баянда җыр-моңнар башкара.

Гаилә бәхетен, аның иминлеген озак еллар буена сакларга? Бу җәһәттән «Интертат» укучыларына да киңәш биреп китегезче әле.

Бер-береңне аңлап, юл куеп яшәргә мотлак. Беркайчан да минем фикер дөрес, дип бәхәсләшүләр кирәкми. Бар әйберне уртага салып сөйләшү мөһим. Без һәр нәрсәне бер-беребездән яшермичә, киңәшләшеп эшләдек. Кая гына барсак та гел бергә булдык.

Умартачылыктан тыш, җәйләрен бу күркәм гаилә шифалы үләннәр җыю белән дә мавыга, туган якның ямьле урыннарына сәяхәт кылалар, табигатьне бик нык яраталар. Тайняш авылыннан ерак булмаган Чалпы-тау буйларын да бергәләп урап килдек. Ә инде туганнарымнан кайтыр юлга кузгалганда, Тайняш авылы яшәешенә, аның бай һәм заманча көнкүрешенә янә бер кат күз ташладым.

Их, авыл, матур яши, халкы гөрләтеп, җир җимертеп эшли! Менә Рәхимовларның капка төбе каршында гына нинди зур, замана таләпләрен исәпкә алып җиһазландырылган спорт мәйданчыгы, еракта түгел генә ФАП, мәктәп, мәдәният учагы белән китапханә. Кайтып китәр алдыннан данлыклы «Герой» хуҗалыгының кукуруз кырларына да игътибар иттем. Әнә ничек, үземнән дә зуррак үскәннәр, вәллаһи-билләһи. Ә уйлап карасаң, бу иксез-чиксез казанышлар артында нәкъ Нәфисә һәм Әгъләм Рәхимовларның кебек гаиләләрнең тырышлыклары, булдыклы гамәлләре.

Уңышлар юлдаш булсын, якташлар! Алга таба да Тайняшның йөзен күрсәтә торган гаиләләр күп булсын!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Октябрьском, в Башкортостане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Октябрьском

Ria.city

Более 20 представителей ПФО участвуют в новом потоке "Школы мэров"

В Башкирии арестовали экс-начальника ОМВД в Октябрьском

В Уфе на улице Кольской новую "Октябрьскую аллею" засадили крупномерными липами - сюжет "Вестей"

С ипподрома «Акбузат» взыскали 450 тысяч рублей за гибель наездника

Музыкальные новости

«Рубин» поиздевался над Смоловым, у которого пропали часы после матча в Казани

«Он считает себя идеальным». Оксана Самойлова обвинила Джигана в нарциссизме в новом выпуске «Большого переселения» на ТНТ

Энергетики «Смоленскэнерго» продолжают работы по восстановлению электроснабжения потребителей

В Бурятском театре оперы и балета прошёл закрытый показ оперы «Евгений Онегин»

Новости Башкортостана

Юноши и девушки из Саракташского района стали победителями регионального пер-венства по лапте

Аниматор в Уфе применил электрошокер и физическую силу против девочек

Бизнес-омбудсмен Башкортостана Ирина Абрамова провела выездной приём предпринимателей в городе Октябрьский

В Уфе автобус маршрута №266 столкнулся с электроопорой

Экология в Башкортостане

Умный дом — лайфхак для легкого материнства

В декабре в Санкт-Петербурге финиширует рекордная автоэкспедиция «100 000 километров возможностей»

Ювелирная сеть «585*ЗОЛОТОЙ» стала лауреатом национальной премии «Бренд года в России 2024»

Десять проектов ГПМ Радио получили золотые микрофоны «Радиомании»

Спорт в Башкортостане

Елена Веснина: «Путь длиною в 30 лет пройден. Теннис – лучшая игра на свете, но пришло время двигаться дальше»

Кубок Билли Джин Кинг. 1/2 финала. Польша проигрывает Италии, Великобритания поборется со Словакией

"Сменились приоритеты": Веснина пояснила причину ухода из тенниса

Кубок Дэвиса. 1/2 финала. Ван де Зандшульп сыграет с Альтмайером, Грикспор встретится со Штруффом

Moscow.media

Десять проектов ГПМ Радио получили золотые микрофоны «Радиомании»

Госдума приняла обращение к кабмину по мигрантам. В образовании и здравоохранении – им не место

О кибербезопасности: «Грузовичкоф» принял участие в круглом столе от РБК Петербург

В Ивановской области возбудили уголовное дело по факту хищения у концерна «Калашников»







Топ новостей на этот час в Октябрьском и Башкортостане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *