«Безне саклар өчен үз ягы белән бәрелде». Авариядә үлгән Алинәнең өч кызы ятим калган

30 августта Башкортстанның Стәрлетамак районында 3 кыз әнисе, 39 яшьлек Алинә С. авариядә һәлак була. Уфа – Оренбург трассасында «Хонда Фит» автомобилендә кызларын әбиләре янына авылга алып кайтканда, аларның каршына исерек йөртүче килеп чыга. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итә.

30 август кичендә Алинә үзенең 19 яшьлек Сабрина, 17 яшьлек Әлфия һәм 6 яшьлек Регина исемле кызларын алып, Стәрлетамак янындагы авылга әнисе янына юл тота. Алинә уң як рульле «Хонда Фит» автомобиле белән идарә итә.

Каршы яктан шулай ук уң рульле «Хонда Стрим» автомобиле очып чыга. Аның белән идарә итүче ир-ат исерек була. Шаһитлар әйтүенчә, машина йөртүче үзен адекват тотмаган, бәрелү «Фит»ның машина йөртүче ягына туры килгән.

«Без барыбыз да иминлек каешларын эләктергән идек, иң кечкенәбез балалар креслосында иде. Безнең алдагы ак машина борылырга өлгерде, ә әни өлгермәде. Ул, безне саклап калыр өчен, бәрелүне үз ягына туры китерде. Шуңа күрә ул үлде», – дип сөйләгән могҗиза белән исән калган Сабрина.

Бу маневр кызларның гомерен саклап кала, ләкин 39 яшьлек Алинә, табиблар килеп җиткәнче, урында ук үлә.

6 яшьлек Регина җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган һәм, күзәтү өчен, Стәрлетамак балалар хастаханәсенә салынган. Әмма 17 яшьлек Әлфия җитди имгәнгән – умыртка баганасына зыян килгән. Кызны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар, ә 1 сентябрьдә аны Уфага күчергәннәр, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Оренбурге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Оренбурга
Экология в Оренбургской области
Спорт в Оренбургской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Оренбурге и Оренбургской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *