Буранлы көнне терлекләрне эзләргә чыгып киткән 4 көтүче өшеп үлгән

Волгоград өлкәсендә көчле буран вакытында далада 4 көтүче өшеп үлгән. Тагын берничә кешене полиция хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр коткарган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Казахстан чигендәге Палласовский районында 13 декабрьдә көчле шторм була. 68 яшьлек 2 ир-ат, 66 һәм 76 яшьлек тагын 2 ир-ат мәете табыла. Бишенче көтүчене эзлиләр. Көтүчеләр көчле буран вакытында терлекләрне алып кайтырга дип чыга. Ләкин буранда адашалар һәм өшеп үләләр.

Ул көнне буран коточкыч була. Барлык юлларны да кар күмә, Дәүләт автоинспекциясе өлкәдәге 2 районда трассаны яба һәм машина йөртүчеләрне юлга чыкмаска чакыра. Юлда булган кешеләрнең күбесе адаша.

Соңрак Кайсацкое авылы кешесе Ермак Туралиевның батырлыгы турында билгеле булды. Куркыныч буранда ул, тракторын кабызып, юлда кар тоткынында калган кешеләрне коткарырга чыгып китә. Җирле халык сөйләвенчә, ир-ат ялгыз үзе 3 машинада барган 3 гаиләне, шул исәптән балаларны да коткарган. Ермак кешеләрне үз өенә алып кайтып кундырган.

Ир-атны герой дип атыйлар, аның фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен, ул коткарган кешеләр генә түгел, барлык авылдашлар да рәхмәт белдерә.

«Бу кешене бүләккә тәкъдим итәргә кирәк. Ул, МЧСка бернинди катнашы булмаса да, шулкадәр кешене бәладән коткарды». «Афәрин, Ермак, Аллаһы Тәгалә сиңа, гаиләңә, туганнарыңа иминлек бирсен, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Ә безгә һәрвакыт Ермак кебек кешеләр очрасын иде», — дип язалар аңа якташлары.

Кызганычка, көтүчеләрне вакытында таба алмыйлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре югалган кешеләрне дроннар ярдәмендә эзли. Ул кичне күп кешеләргә өйләренә юл табарга ярдәм итәләр. Берничә автомобильчене җылыту пунктына илтәләр, дип хәбәр иткәннәр полициядә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Палласовке

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Волгоградской области
Экология в Волгоградской области
Спорт в Волгоградской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Палласовке и Волгоградской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *