«Бураннар безне дә читләп үтмәде» - ИлГәрәй төркеме белән күңелсез хәл
Җырчы ИлГәрәй районнарда, авылларда концертлар белән йөрүче сирәк артистларның берсе. Ләкин кышкы юлларның чып-чын сынау икәнлеге сер түгел, аеруча да, авыллар эчендә. Бер авылны узып барышлый, ИлГәрәй төркеме утырган «Газель» машинасы юл кырыена төшеп, кар көртенә кереп чумган. «Секунд эчендә булды бу хәл, ава идек», – дип сөйли бу хакта җырчының тормыш иптәше Айгөл Гәрәева, видео төшереп.
Читать дальше...