«Табиблар үзләре ышанмаган»: Тән тиресе тулысынча диярлек юкка чыккан кызны коткарганнар

Пермь табиблары сирәк очрый торган авырулы, тән тиресе 95 процентка зараланган пациентның гомерен саклап калган. Бу хакта «Российская газета» яза.

16 яшьлек пациентка өчен барысы да гадәти ОРЗ билгеләреннән башлана: тамагы авырта, йотарга авыр була, температурасы күтәрелә. Әмма инде берничә сәгатьтән тән тиресенә авырта торган таплар чыга, алар мизгел эчендә куыкка әверелә, шартлый һәм пешкән эзләр калдыра.

Табиблар кызга «Лайелла синдромы» диагнозы куя.

«Бу – авыр, гомергә яный торган токсик-аллергик халәт, ул организмны сусызландыра, сепсис китереп чыгара һәм эчке әгъзаларны зарарлый. Әлеге синдромның үзенчәлеге – ул тән тиресенең өске катламын кире кага, аз гына кагылудан да тире кабарып чыга һәм суерыла», – дип сөйләгәннәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бу авыруның үлем белән тәмамлану ихтималы бик югары.

Пациентны хастаханәнең аллергия бүлегенә китергәндә, ул инде тән тиресен бөтенләй диярлек югалткан, аңа һәрдаим авыртуны баса торган дарулар кирәк була.

«Токсик эпидермаль некролиз – сирәк очрый торган авыру, безнең практикада берән-сәрән генә очрак булды. Безнең алда һәр әгъза өчен көрәшү бурычы тора иде», – дип сөйләгән төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш аллерголог-иммунологы, төбәкнең клиник хастаханәсе бүлеге мөдире Мария Тарасова.

Кыз өчен һәр перевязка картина реставрацияләүгә тиң була: манипуляцияләр төгәллеге, тизлек һәм дистәләгән кешенең бердәм эшләве. Палатага махсус лампа урнаштыралар, аның астында кызга җылырак була һәм яралары да тизрәк тартылган.

Россия әдәбиятын да, чит ил әдәбиятын да карап чыгалар – практикада мондый очраклар тасвирланмаган була. Табиблар уңышка ирешеп булачагына үзләре дә ышанмаган. Әмма табибларның хезмәте һәм үсмернең үҗәтлеге үз эшен эшли.

Ул реанимациядә 1 ай ята. Тиресенең бер өлеше яңара, әмма күчереп утырту таләп ителә.

«Баланың антибактериаль препаратлар белән дәвалануын исәпкә алып, безгә хәлне яхшырту өчен, башка төрле комбинацияләр эзләргә туры килде. Реаниматологлар сепсисны җиңә алды. Моннан тыш, эпидермаль үсентеләрне саклап калу өчен, кыз һава мендәре булган махсус караватка урнаштырылды», – ди төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, бүлек мөдире Андрей Бабиков.

Кызга 2 трансплантация ясыйлар, яралары уңышлы төзәлә.

«Минем 30 еллык практикада бу – Лайелла синдромының һәм аллергияле пациентның уңышлы дәваланып чыгуының икенче очрагы. Бу – безнең профильдәге пациент түгел иде, бу – пешүләр түгел, әмма, тире күчереп утыртмыйча, аны тулысынча тернәкләндерү мөмкин булмас иде», – дип өсти ул.

Соңыннан эшкә Гринберг хастаханәсенең дәвалау физикультурасы инструкторы Татьяна Свежова кушыла – ул пациентны аякка бастыра. Кыз, яңа туган бала кебек, үз гәүдәсе белән эш итәргә өйрәнә: утыра, йөри, беренче мәртәбә душ керә. Тире күчереп утыртканнан соң тернәкләнү – озак һәм катлаулы процесс.

Пациент кыз әле дә табиблар белән элемтәдә тора, аларның киңәшләрен тота, сәламәтлеге буенча киңәшләр сорый. Хастаханәдән чыкканнан соң, ул һәр табибка үзенең картиналарын бүләк итә, хәзер бу рәсемнәр ординаторлар бүлмәсен бизәп тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *