Илһам Гомәров: «Тукай фонды безнең Мирасханәдә саклана. Аннан Тукай рухы бөркелеп тора»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без институтның иң серле бүлегенә – Каюм Насыйриның «Әбугалисина»сында сурәтләнгән мәгарәгә тиң урынга – Мирасханәгә юл тотарбыз. Сүз уңаеннан, Каюм Насыйриның үз фондлары да биредә саклана. Тукай фондлары да биредә. Әлеге кадерле урын белән филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров таныштыра. Озын интервью укырга әзерләнегез, яме.

Илһам Гомәров: Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгенең халык телендәге исеме – Мирасханә. Безнең ике төп байлыгыбыз бар. Берсе – гасырлар буена җыелган кулъязмалар, институт галимнәре экспедицияләрдән алып кайткан материаллар. 40 нчы еллардан башлап, галимнәребез Татарстан районнарында да булганнар, республикадан читтә татарлар яшәгән урыннарга да йөргәннәр һәм алып кайткан материалларын туплап, шушында бирә торган булганнар: монда борынгы китаплар да, фольклор материаллары да бар. Материалларның иң зур өлешен шәхси кешеләрнең – татар темасына эшләгән галимнәрнең, сәнгать әһелләренең, язучыларның, бик күп мәгърифәтчеләрнең фондлары алып тора. Болар – Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һәм башкалар. Утыз Имәни фонды да бар бездә, Фатих Кәрим, Фатих Кәрими... Уникаль материаллар бар. Мирасханәдә кулъязма рәвешендә Габдулла Тукайның 7-8 биттә үз кулы белән язылган шигырьләре саклана. Аның «Ике кояш» шигыренең кулъязмасы Милли музейда, калганнары – бездә. Аның шигырьләренең кулъязмалары дөньяда башка юк.

Болары бер байлыгыбыз булса, икенче байлыгыбыз – шушы материаллар белән эшли торган хезмәткәрләребез. Чөнки гарәп графикасында язылган һәм кайвакытта чиста гарәп теле генә түгел, чагатай теле дә, иске төрки тел дә, фарсы теле дә, иске госманлы теле дә катнашкан текстлар белән эшли ала торган кешеләр, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бик аз – бармак белән санарлык. Бервакыт, Фәннәр академиясе йөкләмәсе буенча, Татарстанда гарәп графикасын белеп эшли торган күпме текстолог бар икәнен санадык – барлыгы 20-25 кеше таптык. Аларны «штучный товар» дия алабыз.

Пафос белән әйтсәк, үзегезне милләт өчен ниндидер зур эш эшлибез дип горурланырлык бит инде, әйеме?

Кирәкле эш эшлибез. Язма мирас төрле өлкәләр белән – дәүләтчелек тарихы белән дә, бүгенгебез белән дә, киләчәгебез белән дә бәйле. Борынгы милләтләрдән, әйтик, фарсылар борынгы мираслары белән ничек горурлана! Аңа берничек тә каршы килеп булмый – кәгазьгә төшкән, ташка басылган. Төрекләр дә шулай! Европа халыклары да! Бер караганда гади генә күренсә дә, эшебез тирән мәгънәле өлкәләр белән бәйле.

Сездә сакланган иң борынгы кулъязма кайчангы?

Биредә 50 меңнән артык берәмлек саклана, дибез. Берәмлекнең күләме 1 бит тә, 300-500 бит тә булырга мөмкин. Бу сан гел үзгәреп, үсеп тора. Безнең хезмәткәрләр һәр елны Институтның экспедиция эшләрендә катнашып, халык арасыннан кирәкле материалларны – кулъязмаларны, борынгы китапларны җыялар. Быел гына бер хезмәткәребез, Көңгер районына барып (Пермь өлкәсе), басма Коръән алып кайтты. Ул 1809 елда басылган. Казанда китап басу эше 1800 елның декабрендә башлана: Петербургтан станок алып кайталар, 2 наборщик килә. 1801 елда китап чыга башлый. Алар күп тә булмый – Коръән, Һәфтияк шәриф... Бу Коръән, димәк, шул башлангыч чорда чыга башлаган китапларның берсе. Без инде бирмәсләр дип уйлаган идек, әмма хезмәткәребез Нурия Гәрәева үзе барып, сөйләшеп, аңлатып...

Бушка бирделәрме?

Әйе. ... тиешле таләпләргә туры китереп сакламасаң, юкка чыгарга мөмкин, дигәч, безгә бүләк итеп биреп җибәрделәр. Ул Мирасханәдәге басма китаплар коллекциясендә иң борынгы китап санала. Мин басма китаплар турында әйтүем. Безнең бит әле кулъязмалар бар. Иң борынгы кулъязма XIII гасырга карый...

Нәрсә инде ул?

«Сахих», Бохариның күптомлы хәдисләр китабының бер томы. «1201 елда күчереп язылды, 1203 елда укып тикшерелде», – дигән искәрмәсе бар. Бу инде калын гына кулъязма. XIV, XV гасыр кулъязмалары да бар...

Барысы да дини эчтәлектәме?

Юк, төрлечә...

Көнкүреш эчтәлектәгеләр дә бармы?

Көнкүреш эчтәлектәге әйберләр дә бар, дини эчтәлектәге әйберләр дә бар. Без, гарәп графикасындагы язуны күргәч, Коръәндер, хәдисләрдер, дип уйлыйбыз бит инде. Әмма гарәп графикасы безнең гамәлдәге язу булгач, төрлесе язылган...

Мәхәббәт хаты дамы?

Бик мөмкин.

...яки «бүген сыер бозаулады» дип язып куярга мөмкиннәр.

Андыйны да еш язганнар. Чөнки кешеләр көндәлек тормышта үзләре өчен мөһим вакыйгаларны теркәп барган. Коръән китабы читенә беренче кар явуын да, сыер бозаулаганны да язып куйганнар, фәлән кеше бакыйлыкка күчте, дип тә язып куйганнар, «улым-кызым туды» дигән язулар да бар. Шәкерт дәфтәрләре – бик кызык материаллар. Мәдрәсә шәкертләре үзләре мөһим санаганны күчереп язган. Күпчелеге – дини текстлар, әлбәттә. Әмма мәхәббәт хатлары да, башкасы да бар. Гарәп графикасында дини текст кына дигән сүз түгел. Быел, сканер аша уздырып, интернетка бер китап куйдык – ачып карарга мөмкин. Узган гасырның 20 нче елларында «Сыйххәт» сериясендә «Онанизмга каршы көрәш» дигән бер китап басылып чыккан.

Авторы да бармы?

Коллектив хезмәт иде шикелле.

Тәрҗемәдә куйдыгызмы?

Юк. Китапның үзен.

Димәк, гарәп графикасын белүчеләр генә таныша ала инде.

Мәсәлән, гарәп графикасында татар телендә фокуслар җыентыгы басылган. 20 нче елларда бездә тәрҗемә белән бик шөгыльләнгәннәр. Әйтик, Жюль Вернның тәрҗемәләре гарәп графикасында китап булып басылган. Кириллицага күчкәч, безнең бик күп әйбер билгесез рәвештә төшеп калган. Шул вакытта басылган материалның 20-25 проценты гына бүгенге кулланылышта.

Бүлек эшчәнлегенең һәм институт текстологларының эшчәнлек максаты – шушы материалларны бүгенге графикага күчереп, фәнни әйләнешкә кертеп җибәрү. Бу юнәлештә чыгып килә торган бер сериябез бар. «Духовное наследие: поиски и открытия» («Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар») дип атала ул. Быел шул сериянең 29 нчы китабын чыгарабыз. Ул елга 4 тапкыр чыга. Моның фишкасы – моңа кадәр чыкмаган текстларны фәнни әйләнешкә кертү. Мәсәлән, Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдуллинның «Татар әдәбияты тарихы» фундаменталь хезмәт булган. Монда борынгы төрки әдәбияттан алып XIX гасырга кадәр әдәбият тарихы системага салып өйрәнелгән һәм халыкка тәкъдим ителгән. Кызганычка, бу хезмәт гарәп графикасында бер басылган да онытылган. Без кайчакта ачышлар ясаган кебек булабыз, алып укып карасаң, алар монда бар.

Хәзер чыгып килгән «Татар әдәбияты тарихы» томлыкларында кулланылдымы икән бу хезмәт?

Күпмедер дәрәҗәдә кулланылды. Әдәбиятчылар бу әйберләргә игътибар итә. Мәсәлән, узган ел шушы ук сериядә онытылып калган әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең татар әдәбияты барышы һәм символизм турында хезмәтләре дөнья күрде. Быел күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллинның 1911 елда язылган зур хезмәтеннән башлап, 1928 елга кадәр язганнарын 4 томлык итеп чыгарабыз – 3 томы татарча, 1се русча (үзе русча да язган булган).

Бу серияләр кайда таратыла? Нигә мин аларны бөтенләй белмим икән?

Кызганычка, диимме икән, алар көндәлек укыла торган әйберләр түгел, алар галим-голәмәгә, аспирантларга, мәдәниятебез белән кызыксына торган кешеләргә кирәк. Бу китаплар дәүләт программасы кысаларында чыга, димәк, сатарга рөхсәт юк. Ул мәктәпләргә, китапханәләргә, басылганнан соң хат язып сораган кешеләргә бушлай таратыла.

Бу – сезнең Мирасханә хезмәтеме инде?

– Бу китапның фәнни редакторы – мин фәкыйрегез. Без аны текстология бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп эшлибез.

Карале, Илһам, «фәкыйрегез» дигән сүз кайдан телебезгә кереп киткән булды икән? «Фәкыйрь» сүзен «мескен кеше» дип кенә аңлыйбыз. Һәрхәлдә, мин шул мәгънәсен генә беләм.

Аның мәгънәләре күп бит. Гарәп теленең үзенчәлеге шунда – бер сүзнең мәгънәләре күп, мәгънәви төсмерләре тагын да күбрәк. Бу очракта, бәлки, электән килгән традицияләр белән дә бәйледер. Кулъязмаларны ачып карасаң, язган кеше, үзен арттырмыйча, Аллаһ каршында аның түбәнчелекле бер бәндәсе буларак билгеләгән. Ул сүз, мөгаен, шуннан калып, безнең телгә дә кергәндер. Әле кайчакта «Хаталары булса, хаталардан арындырып укыгыз, хаталар өчен Аллаһ үзе гафу итсен» дип язып та куела. Әмма монысын күбрәк телчеләр беләдер – алардан сора әле.

Бу Мирасханәдә, кабул итеп алынганнан соң, әле бер галим дә кагылмаган әйберләр бармы?

Бар, әлбәттә, бар.

Алар үз көнен көтәме?

Әйе. Бу, бер яктан, Мирасханәнең байлыгын күрсәтсә, икенче яктан, бу өлкәдә хәрәкәтнең акрынлыгын да күрсәтә торган факт. Безнең материалларга – кулъязма булсын, басма китап булсын – аерым бер бит («лист») куела. Бу материал белән эшләгән кеше шул биткә култамгасын сала, кайчан нинди максаттан алганлыгын билгеләп куя. Шуларны карасаң, бик мөһим хезмәтләрдә дә 2-3 кешенең генә култамгасын күрәбез, икенче яктан карасаң, шаулашып укый торган әйберләр дә түгел. Без башка оешмалар белән дә хезмәттәшлектә. Мәсәлән, Язучылар берлегеннән Гәүһәр Хәсәнова Хәсән Туфан материаллары белән эшләде. Татарстан китап нәшриятыннан килделәр – алар Муса Җәлил буенча альбом чыгара. Ихтыяҗы булган кеше, килеп, материаллар белән эшли. Бездә бит инде беренчел чыганаклар (первоисточники). Бөтен кешенең, килеп, аларны укуы мәҗбүри түгел, кирәк кеше килә.

«Зур масштабтагы әйберләр сатып алуга барганыбыз юк»

Безнең, Аллага шөкер, әле исән классик язучыларыбыз бар – халык язучылары. Алар үзләренең шәхси архивларын сезгә тапшыра аламы, әллә Милли архивка яки башка берәр урынга тапшырырга тиешләрме? Сез аларның – Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев дәрәҗәсендәгеләрнең архивларын кабул итәргә әзерме?

Тиеш, дигән әйбер юк инде – анда бирергә тиешләр, монда бирергә тиешләр, диелгән кагыйдә юк. Шулай да үз язучыларыбызның шәхси фондларын җыеп барырга тырышабыз. Язучылар берлеге белән без элемтәдә, ул мәсьәләдә Берлек рәисе Ркаил абый да: «Фәлән-фәлән язучының улы яки кызы килгән иде, шундый-шундый материаллар китергән. Аласызмы?» – дип еш шалтырата. Без: «Алабыз», – дибез. Гадәттә, ул әйткән кешеләрнең фондлары бездә булган була, ләкин алар, үзләре исән чакта, бөтен материалны биреп бетермәгән була. «Кирәге чыгар әле», – дип, үзләрендә калдыралар да, белмим, кирәге никадәр чыга торгандыр... алай ятып калгач, алар бит әле чүплеккә дә чыгып китәргә мөмкин. Андый материалларны без алабыз...

...булганына кушып куясыз?

Әйе, шул кешенең шәхси фондына кушып куябыз. Мәсәлән, Гомәр Бәшировның фондлары бездә бар иде, туганнары безнең белән бәйләнешкә кереп, калган материалларын биреп бетерделәр. Гариф Ахуновның да фонды бар иде, тагын бер өлеш материаллары килде. Ягъни, булган фондлар да шулай тулыланып тора. Хәзер Фатих Хөснинең нәсел дәвамчылары белән сөйләшүләр бара – аларда калган материалларны алып бетерә алсак, әйбәт булыр иде.

Варислар бөтенесе дә бушка бирәме? Әллә акча сораучылар да бармы?

Бу очракта, ни кызганыч, дип әйтим инде – бездә андый мөмкинлек каралмаган...

Сез бирә алмыйсыздыр, әмма алар сорыймы соң?

Алар ягыннан караганда, төрлесе бар. Күпчелек очракта материалның кыйммәтен һәм биредәге шартларда сакланырга тиешлеген аңлап, бушка тәкъдим итәләр. Саклау һәм куллану шартларына чикләүләр кертмиләр. Мәсәлән, саклауга бирәбез, кулланышка чыгарга тиеш түгел, беркем дә карамасын, дияргә мөмкиннәр.

Алай да була аламыни?

Нигә булмасын?! Бирүченең андый шартлары булырга мөмкин.

Сездә андый шарт куелган фондлар да бармы?

Бездә андый аерым шартлар белән бирелгән фондлар юк. Әмма бирүченең шартлары булырга мөмкин. Ул шартлар безгә туры килсә, килешеп алабыз. Мәсәлән, зур галимебез, библиограф Әбрар Кәримуллин, үзенең шәхси фондын Милли китапханә фондларына тапшырганда, билгеле бер шартлар белән биргән – фәлән елдан соң гына ачарга, диелгән була. Ягъни, бүләк итеп бирүчеләрнең шартлары була ала. Әбрар аганың фонды бездә түгел, мин моны мисал буларак кына китердем. Аның срогы үтте дә бугай инде, ачтылар кебек. Төгәл әйтә алмыйм, үзең белешерсең инде – Милли китапханәнең сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин яхшы беләдер аны.

Күренекле шәхесләрнең кызлары һәм уллары һәм дә оныклары фондлар өчен акча сорап караганы булдымы?

Бар.

Нәрсә эшлисез?

Төрле юлларын уйлап карыйбыз инде. Тәҗрибә буенча шуны гына әйтә алам: барыбер алып булмау белән бетә. Мәсәлән, үз тәҗрибәмнән чыгып, шундый мисал китерә алам. Безнең Әмир Нәҗип (1899-1991) дигән зур галимебез бар, ул Ленинградта, Мәскәүдә эшләгән. Дөньякүләм билгеле галим, тюрколог. Моннан 5-6 еллар элек аның архивы булуы турында мәгълүмат килде, билгеле бер бәягә тапшырырга теләүләрен җиткерделәр. Без, кызыксынып, архив белән танышып та кайттык. Ул Мәскәү астындагы кечкенә бер шәһәрдә саклана иде. Ыгы-зыгылы 90 нчы елларда фондлар очраклы рәвештә гуманитар фәннәргә катнашы булмаган кешеләр кулында калган. Ул кешеләр аны саклап килгәннәр. 80не узган бу абзый: «Алсагыз, фондларны Татарстанга бирәм – ул татар чыгышлы галим», – дип мөрәҗәгать иткән иде. Анда 30дан артык әрҗәдә китаплар, хатлар, сирәк материаллар да бар иде, берничә кулъязма да күрдек. Әмма, ни кызганыч, өстәмә акчалар сорап карасак та, без аны ала алмадык...

Ул архив кайда икән инде?

Белмим.

Бик зур сумма идемени?

Юк, зур да түгел иде. Без ул архивны китапханәгә дә тәкъдим итеп караган идек... Мондый әйберләрне гел дәүләт өстенә генә дә асу дөрес түгелдер. Әмма без ул акчаларны таба алмадык. Кемнедер гаепләп тә булмый.

Кинәт кенә бер иганәче табылып: «Давай, ул архивны сатып алам да республикага бүләк итәм», – дисә...

Ул абзый мәрхүм инде. Архивның язмышы турында да мәгълүматым юк. Чөнки ул вакытта ук: «Казахстаннан да кызыксыналар», – дигән иде. Анда казах мәдәниятенә бәйле кулъязмалар да булырга мөмкин. Шулай итеп, уңышсызлыкка очраган чакларыбыз да була, дип әйтәсем килә. Сорыйбыз да, бирәләр түгел. Әмма, гадәттә, уйлаган эшебезне ахыргача җиткерә алабыз – архивларны кабул итеп ала алабыз. Тик шундый очраклар да була.

Акча табыштырып сатып алган чагыгыз булдымы?

Зур масштабтагы әйберләр сатып алуга барганыбыз юк. Аерым бер әйберләр, дигәндә, мәсәлән, букинистик кибетләрдә дә йөрибез, кызыклы китап очраса, алырга тырышабыз. Аларны үзебез дә алабыз – кыйммәт түгел бит инде. Әлегә шулай, бәлки, киләчәктә булыр. Чөнки материаллар туплауга институт та, академия дә, дәүләт тә зур игътибар бирә, бу мәсьәләдә көннән-көн алгарыш сизелә.

Минем уйлавым буенча, бу – дәүләт өстенә генә калырга тиеш түгел. Элегрәк башкача – дәүләт карарга тиеш, дип уйлый идем, фәнни-гамәли конференцияләрдә коллегалар белән аралаша торгач, фикерем үзгәрде. Төрек коллегаларым, җәмгыятьнең финансларга ия оешмалары яки кешеләре булырга мөмкин, дигән фикер әйтте – мин килешәм алар белән.

Элек булган ул милләтнең меценатлары – мәчет салучылар, мәдрәсәләр тотучылар, газеталар чыгаручылар...

Хәзер алар күп түгел.

Әйе, әнә, Камал театры фойесына Сәмруг скульптурасы куйды бер меценат. Илһам, ә бәлки, ул акчалы кешеләр фондлар алу өчен акча соралганын белмиләрдер дә... Бәлки, алар моңа акча да табар иде.

Әйе, монда оештыра белү кирәк. Бу эшне тиешенчә оештырып бетермәгәнбез: мәгълүматны тиешле җирләргә җиткереп, тиешле нәтиҗәләргә җиткерә алмаганбыз. Барыбер, эзләгәндә, юлларын табарга була иде.

Ә безнең язучыларның?

Язучыларның да варисларының кайберләре сорый. Исемләп әйтмим. Минем икенче әйберне әйтәсем килә. Ялгышмасам, Ростов ягыннан, почта белән, Рафаэль Такташның архивының бер өлешен җибәрделәр. Әйберләр нәсел дәвамчыларында калып... әле татар кешесе дә түгел, әмма галимә Лена апа Гайнанова аша безнең белән элемтәгә кереп, үз хисапларыннан СДЭК аша җибәрделәр. Анда фотолар да бар, кулъязмалар да, шигырьләр дә...

Галим-голәмә тормышның бер этабына барып җиткәч, уйлана башлыйдыр, алдан ук хәстәрен күреп куялар – архивлар белән элемтәгә чыгып, алсагыз бирәбез, диләр. Акча сорап караучылар да бар инде. Минем тәҗрибәдә шундый бер очрак булды – фәлән-фәлән кешенең нәсел дәвамчылары акча турында сүз чыгаргач: «Күпмегә бәялисез?» – дигән идем, алар: «Ясалма фәһем фәлән миллионнарга бәяләде», – диделәр.

Әйбәт инде ясалма фәһем татар архивларын шулай бәяләгәч. Архивларны тапшырган кешенең аларга ниндидер хокукы каламы? Мәсәлән, бер тапшырганны кире алырга уйласалар, аларның андый мөмкинлеге каламы?

Шартлары бар икән, тапшырганда, килешеп документлаштырырга кирәк була. Безгә яраклы шартлар икән, сөйләшеп була. Әлбәттә, 2 ел сездә торсын да, кире алам, дип түгел инде. Эшкәртеп бастырып чыгарып булмыймы, дигән шартлар булырга мөмкин, мәсәлән.

Бастыргач, гонорар мәсьәләсе алга килеп баса...

Анысын булдыра алмыйбыз, без бит акча эшли торган оешма түгел. Авторлык мәсьәләсе – бик четерекле мәсьәлә инде…

Фондлар

Фото: © Владимир Васильев

Искәндәр Гыйләҗев: «Ул мәсьәләдә әти өлгер кеше булган. Бөтен нәрсәне төпләп җыеп куйган»

Шул урында кабинетка күренекле галим, халык язучысы Аяз Гыйләҗевның улы Искәндәр Гыйләҗев килеп керде. «Татарстан китап нәшрияты белән альбом әзерлибез. Безгә ИЯЛИ да, музейлар, китапханәләр – бөтен структуралар ярдәм итә», – дип аңлатып үтте ул визиты сәбәбен.

Рузилә Мөхәммәтова: Әле Җәлилнең чыкмаган әйберләре бармыни?

Искәндәр Гыйләҗев: Әйе.

Илһам Гомәров: Кеше кулы тимәгән әйберләр.

Искәндәр Гыйләҗев: Минем кулым тиде.

Рузилә Мөхәммәтова: Балаларында нәрсә дә булса калдымы икән?

Искәндәр Гыйләҗев: Юктыр. (Илһам Гомәровка) Сездә әйбәт сканер бармы? Күчермәләре кирәк була.

Илһам Гомәров: Үзебез эшләп бирәбез. Нәрсәләр кирәген төгәл итеп язып калдырыгыз.

Рузилә Мөхәммәтова: Аяз абыйның фондлары биредә сакланамы?

Илһам Гомәров: Очрактан файдаланып сорыйк әле – кайчан тапшырасыз?

Искәндәр Гыйләҗев: Аның белән Нәкыя апагыз (Аяз Гыйләҗевның хатыны) «командует». Ул ничек әйтә – шулай.

Рузилә Мөхәммәтова: Димәк, әле бер әйбере дә беркая тапшырылмаган...

Илһам Гомәров: Бездә юк.

Рузилә Мөхәммәтова: Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова кайда өйрәнде соң аны?

Искәндәр Гыйләҗев: Аның өйрәнгәне – бер кечкенә кисәге. Бөтенесе Нәкыя апагызда.

Рузилә Мөхәммәтова: Ул әле тапшырам димиме?

Искәндәр Гыйләҗев: Ул, Аллага шөкер, исән-сау.

Илһам Гомәров: Без язучылар мирасы турында сөйләшкән мизгелдә килеп кердегез.

Искәндәр Гыйләҗев: Ул мәсьәләдә әти өлгер кеше булган. Бөтен нәрсәне төпләп җыеп куйган. Һәрбер хатның күчермәсе алынып, еллар буенча бүленгән.

Рузилә Мөхәммәтова: Ә кая тапшырасын әйткән идеме соң?

Искәндәр Гыйләҗев: Әйтмәде. Хәзер үзем дә уйлыйм – кая тапшырырга соң?

Рузилә Мөхәммәтова: ИЯЛИ, Милли архив, Милли китапханә, Милли музей...

Искәндәр Гыйләҗев: 4 урын бар – әйе.

Илһам Гомәров: Казан федераль университеты да җыя.

Искәндәр Гыйләҗев: Бөтенесе җыялар. Кем күбрәк түли – шуңа бирәбез.

Илһам Гомәров: Рузилә, менә соравыгызга җавап!

Искәндәр Гыйләҗев: Нинди сорау?

Рузилә Мөхәммәтова: Варислар акча сорыймы, дип сораган идем.

Искәндәр Гыйләҗев: Юк-юк, акча турында сүз бармый. Бу – шаяру иде.

Рузилә Мөхәммәтова: Бушка бирәсезме?

Искәндәр Гыйләҗев: Әлбәттә инде.

Илһам Гомәров: Без инде, безгә бирерләр, дип өмет итәбез.

Искәндәр Гыйләҗев: Рузилә, менә шушындый 4 конкурент булуы – иң уңайсызы. Алар бит әле бер-берсе белән тарткалашалар.

Илһам Гомәров: Минем фикерем башкача – никадәр күбрәк, шулкадәр яхшырак. Андый урын бер генә калырга тиеш түгел.

Искәндәр Гыйләҗев: Анысы да бар инде.

Илһам Гомәров: Әйберне төрле кәрзиннәрдә сакларга кирәк.

Искәндәр Гыйләҗев: Анысы да дөрес. Илһамның фикере гамәли яктан дөрес. Каядыр янгын булса, бернәрсәсез калырга мөмкинбез, Аллаһ сакласын!

Рузилә Мөхәммәтова: Кабул итү һәм саклану шартлары кайда ничек?

Искәндәр Гыйләҗев: Кем белә инде аны... Әле уйлыйбыз. Монда глобаль уйларга кирәк.

Интервью Искәндәр Гыйләҗев саубуллашып чыгып киткәч дәвам итте. Әмма, чыгып киткәнче, без әле аның белән теманы киңрәк колачлап, теманы зуррак масштабта дәвам итәргә килештек. «Күкәйләрне бер генә кәрзиндә сакламау» ихтыяҗыннан чыгып, әңгәмәнең ул өлеше аерым язма итеп тәкъдим ителәчәк.

«Варислар белән эшләргә кирәк», – дип нәтиҗә ясап куйды Илһам Гомәров, Искәндәр Аязовичны озаткач. Аннары ул, кергәнче башлаган теманы дәвам итеп: «Тискәре нәтиҗә дә барыбер нәтиҗә – сорарга һәм алырга тырышып карарга кирәк...» – дип өстәде.

Ә Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев кебек тере классикларның архивларын алып сакларга әзерме сез? Үзегез сорыйсызмы аларның фондларын?

Кайсыларыннан сорыйбыз да, үзләре дә әйтәләр...

Бирәм дигәндә, аның алу тәртибе ничек?

Кемдер ниндидер архивны бирергә тели икән, ул очракта башта без барып карыйбыз инде: күләме ягыннан күпме, мөһимлеге ягыннан ничек, нәрсәләрдән тора, ничек саклый алуыбызны да уйларга кирәк. Аннары алар тәртипкә салып куялар да, без алып китәбез. Фәлән-фәлән кеше тапшыра, аны фәлән-фәлән шартлар белән фәлән-фәлән оешма кабул итеп ала, дип актлар төзелә дә, куллар куешабыз да, фондны алганнан соң, тасвирларга планга куябыз...

Ягъни, фондлар салынган әрҗә-тартмаларны күтәреп китәсез...

Әйе. Монда күтәреп киләбез дә, тагын бер кат карап, тәртипкә салып, үзебезнең хранилищега куеп торабыз. Башта билгеле бер номерлар сугылмый. Планга кертелә дә, вакыты җиткәч, тасвирлана...

Вакыты тиз җитәме?

...берничә ел эчендә. Әмма шунысын да исәпкә алырга кирәк – безнең мондый фондлар күп, электән үк алынып, әлегәчә тасвирланмаган фондлар да бар...

Мәсәлән, унар ел да ятамы?

Әйе. Чөнки фондлар шактый күп. Аларны тасвирлау – шактый катлаулы эш. Кечерәк булса, ул 1 ел дәвамында тасвирлана ала, зурраклары 2-3 ел дәвамында барырга да мөмкин. Чөнки тапшырылган һәр бит аерым саклау берәмлеге булып керә икән, аның белән танышырга, укып чыгарга, датасын ачыкларга, нинди исем астында беркетеләсен хәл итәргә кирәк. Бездә меңнән артык хат булган фондлар бар – аларның һәрберсе аерым конвертка салынып, аерым берәмлек итеп беркетелә. Бер описьта, мәсәлән, язучының эш документлары, икенчесендә – әсәрләре, өченчесендә – хатлары, фотографияләре, дүртенчесендә аңа язган текстлар булырга мөмкин. Кайчакта нәкъ менә шуларында бик кызыклы әйберләр килеп чыга. Шулай берничә тасвирламадан бер фонд оеша. Болар тәртипкә китерелгәннән соң, папкаларга салынып, саклану берәмлекләренә номерлар куелып, мөһер сугылып, тартмаларга урнаштырылып, хранилищега куела. Шуннан соң гына ул фондларны кулланылышка чыгара алабыз. Архив таләпләре буенча, тасвирланмаган фондларны кешегә карарга бирә алмыйбыз. План буенча елга 3-4 фонд тасвирлана.

Исән язучылардан сездә кемнәрнең дә булса фондлары бармы?

Мәсәлән, Хатип абый Миңнегулов материалларының бер өлешен тапшырды. Бер өлешен Милли китапханәгә тапшырган...

Молодец Хатип абый – «күкәйләрне төрле кәрзиннәргә бүлә».

Андый тапшыруның да уңайсыз ягы бар. Чөнки шул юнәлештә эшләүче белгеч бер урыннан бер өлешен карый да, башкасын карамаска мөмкин, ягъни, тулы күзаллау булмый. Фондның бер урында торуы кулайрак. Безнең шәхесләребез күп, һәм аларның фондлары бер генә урынга җыелырга тиеш түгел, дип әйтәсем килә. Электән үк Казан федераль университетында да җыеп киләләр, Милли китапханәдә дә җыялар, без дә җыябыз...

Биш урын булып чыкты: Милли архив, Милли музей, Милли китапханә, Университет һәм сез.

Нигездә шулай.

Татарстанда шәхесләрнең фондлары буенча гомуми бер реестр юкмы? Әйтик, кемдер кемнедер өйрәнә икән, мөмкин булган һәр урынга аерым-аерым запрос бирергә тиеш була...

Мин андый реестр барлыгын белмим. Без, кулланылышка керсен дип, үзебездә булган материалларның тасвирламаларын үз сайтыбызга урнаштырабыз. Шуннан күреп, безгә хатлар язалар, танышырга рөхсәт сорыйлар. Минем уйлавымча, андый кулъязмалар реестры булырга тиеш. Әмма аны эшләү – шактый четерекле әйбер. Тик эшләп булмаслык әйбер түгел. Монда кемдер координацияне үз өстенә алып, бөтен оешмалар белән коллаборацияләр булдырылырга тиеш. Бу – бер елда гына була торган эш түгел, чөнки, карый башласаң, бер оешма – республикага, икенчесе Мәскәүгә караган була, кемдер мәгълүмат бирмәскә мөмкин, ниндидер юридик мәсьәләләр дә килеп чыга ала.

Бөтен фольклор материаллары да сездә сакланамы?

Әйе. ИЯЛИ галимнәре экспедицияләрдән алып кайткан материаллар бездә саклана. «Безнең авылга фәлән елларда экспедициягә килгәннәр, материаллары сездә сакланмыймы икән?» – дип сорап киләләр. Тасвирланган булса, файдаланырга биреп тора алабыз. Шулай итеп, бездәге материаллар коры саклану гына түгел, һаман да эшлиләр – шунысы мөһим.

Авыл китабы язучылар сезгә килә, димәк?

Әйе, күп киләләр.

Алга таба фондлар алырга урыннарыгыз күпме соң әле?

Урын мәсьәләсенә килгәндә, ул чикле. Шуңа күрә без бөтен әйберне ала да алмыйбыз. Үзебезгә үзебез каршы килеп булса да, сайланырга да туры килә. Чөнки алган әйберне куярга урын кирәк. Яңа әйберне элеккесенең саклау шартларын начарайту хисабына алырга ярамый бит инде – кысрыкланып, аларның саклану дәрәҗәсе төшәргә тиеш түгел. Һәрберсе тиешле дәрәҗәдә сакланырга тиеш.

Болайга китсә, берничә елдан яңа фондлар алудан баш тарта башларга мөмкинсезме?

Урын бетә инде...

Урын арттыру турында сөйләшә башларга вакыт җитә, димәк.

Ул хәрәкәт бара, урын кирәген беләләр. Кайчакта, тасвирланганнан соң, фондларның күләме беркадәр кимергә дә мөмкин – алар арасында дубликатлар, күчермәләр килеп чыкса, андыйларны алып куябыз. Чөнки архив кануннары буенча тасвирлауның үз техник таләпләре бар.

Китерелгән архив кәгазьләре арасында «Бүген ипи белән күкәй алырга онытма» дигән запискалар да буламы?

Тасвирлаганда, эчтәлек ягына бик сак килергә кирәк. Чөнки беренче карашка кирәкмәгән булып тоелган «күкәй алырга кирәк» дигән язу да иртәгәгә бик кыйммәтле документка әйләнергә мөмкин – саклый алган очракта сакларга кирәк. Беренче карашка бик гади тоелган көнкүреш язулары да ниндидер ситуацияләрдә мәсьәләне ачып җибәрә торган документ булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә без, нигездә, тулысы белән тупларга тырышабыз. Фонд белән танышып чыккач, шәхеснең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат калырлык булсын.

Башка милли республикаларда безнең Мирасханә кебек оешмалар бармы? Сез алар белән элемтәдәме?

Без Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге коллегалар белән аралашып яшәргә тырышабыз. Узган ел галим Азат Ахунов белән Азәрбайҗанга барып, Кулъязмалар институтында эшнең ничек куелышын өйрәнеп, нинди уңай эш тәртипләрен үрнәк итеп алу мөмкинлекләрен күреп кайттык. Аларның Кулъязмалар институты 40 меңнән артык кулъязманы саклый. Без анда татарга мөнәсәбәтле кулъязмалар белән дә таныштык, кызыклы материалларның күчермәләрен дә алып кайттык. Аларның реставрация бүлегенә дә кердек: анда 15ләп кеше эшли...

Сездәге кебек бер Венера ханым түгел...

Әйе. Безнең бит әле бу юнәлеш башланып кына килә. Шуңа таба барырга кирәк инде безгә дә. Кулъязмалар институты ул күп җирдә аерым бер оешма булып бара. Иранда, мәсәлән, реставрация бүлегендә 50дән артык кеше эшли. Саклауның тагын бер юнәлеше – цифрлы форматка күчерү. Бу да – зур эш. Бер яктан караганда, сканер аша гына үткәрәсең кебек. Әмма болай уйлау тамырдан дөрес түгел. Беренче сорау – бөтен әйбер сканер аша үткәрелә аламы һәм тиешме? Чөнки саклау берәмлегенең цифрлы копиясе эшләнә икән, ул тагын бер объект дигән сүз – аны саклау өчен серверы кирәк, локаль хранилище кирәк – монда да билгеле бер таләпләр бар. Әле, саклауга кергәнче үк, мастер-копияләрен ясыйсы бар. Зур күләмле массив барлыкка килә – сакларга урын кирәк, хәтер (память) кирәк. Тегесе – физик саклау булып, монысы интернетта булса да, урын сорала, шуңа бәйле өстәмә чыгымнар сорала.

Мирасханә лабораториясендә

Фото: © Владимир Васильев

«Дәүләт ансамбленең запрос ясаганын хәтерләмим»

Мирасханәдә аудиоматериаллар да күп сакланамы?

Саклана. Экспедицияләрдән яздырып кайткан материаллар бик күп, борынгы җырлар, көйләр...

Алар белән эшләүче белгечләр дә бармы?

Бар. Сорап та киләләр.

Материал сорап, төрле җырчылар, дәүләт ансамбльләре дә киләме?

Дәүләт ансамбленең запрос ясаганын хәтерләмим. Ә менә Солтан Габәшинең «Сания» операсы клавирларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды – концертлары безнең материаллар буенча эшләнде. Солтан Габәши буенча берничә ел элек Башкортстаннан да материаллар соратып алдылар. Материаллар белән уртаклашабыз, электрон копияләрен бирәбез. Уфада, шул материалларны кулланып, концерт та булды шикелле.

Андый очракларда материалларның кайдан алынганлыгын күрсәтеләдер бит?

Әйе. Анысын сорыйбыз. Әмма бу – безнең каприз түгел, дөрес аңлагыз, бу фәнни этикет буенча шулай тиеш – чыганак һәм кайда сакланганлыгы күрсәтелә. Үзебез дә, фәнни әйберләр язганда, барысын да күрсәтәбез.

Илһам, гап-гади бер абзый кереп, Тукай кулъязмаларының оригиналларын күрәсем килә, дисә, рөхсәт бирәсезме?

Рузилә, шундый кеше булса, бик күрсәтер идек. Юк бит әле ул. Мин монда инде күпме ел эшлим, андый кешене күргәнем юк. Кызганыч...

Тукай дигәннән, сорыйм инде, гафу – Тукайныкы дип, бер заман интернетта йөргән бер «ямьсез» шигырьнең оригиналы сездә сакланамы? Нинди шигырь булуын аңлагансыздыр инде...

Саклана. Ләкин аның Тукайныкы булуын расланмаган бит.

Ә почеркы?

Тукай почеркы түгел анда. Күчереп язылган. Кемдер Тукайныкы дип әйткән дә, шулай кереп киткән, аны расларлык та, инкарь итәрлек тә дәлил юк. Ул Тукай әйберләре арасында да түгел, бөтенләй башка бер фондта саклана. Ул шигырьгә мөнәсәбәтле максатчан рәвештә тикшеренүләр уздырылмаган. Ниндидер оешма андый тикшеренүләр уздырырга әзер икән – рәхим итсеннәр. Әмма ниндидер популистик нәрсәләр өчен бирәсе килми.

Тукайның аерым фонды бармы? Анда күпме кулъязма саклана?

Бар. Бай фонд. Анда – гарәп графикасында үз кулы белән язылган әйберләр: шигырьләре, апасына, дусларына язылган хатлар, үзе исән вакытта басылып чыккан китаплар. Ул фондтан чын мәгънәсендә Тукай рухы бөркелеп тора.

Тукайның бөтен фонды сездәме?

Милли музейда үз кулы белән Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга язып биргән «Ике кояш» дигән шигыре бар. Калган әйберләре нигездә бездә.

«Ачыш ясарга бездә мөмкинлекләр күп»

Сез алдагы буыннар чылбырын дәвам итеп эшлисез. Алга таба сезне алыштырырдай кешеләр булырмы икән?

Кызык инде, хәзер яшьләр турында сүз чыкса, яшьләр-яшьләр дип сөйлиләр, яшьләр дигәннәрнең яшен карасаң – 45-50дә була. Бу бит инде алар артыннан килә торган яшьләрнең юклыгын күрсәтә.

Әйе. Бүгенге студентлар иртәгә сезгә килерме икән?

Бик ышанып бетмим. Без, яшьләр килсен дип, ниндидер эшчәнлек алып барырга тырышабыз. Әле бу көннәрдә КФУда укучылар килергә тиеш, ел саен шулай килеп китәләр. Кызыксынган 10 кешенең берсе калса да, яхшы булыр иде.

Ә нәрсә белән кызыксындырып була яшь кешене? Монда калып, ул нәрсәгә ирешә ала?

Эшеңне яратып эшлисең икән, исемеңне калдырырлык итеп эшләргә мөмкин.

Монда зур ачышлар ясарга мөмкиндер. Андый амбицияләр булган кешегә, диюем.

Монда ачыш ясарга мөмкинлекләр бик күп.

Ачыш дигәннән, үзегез, галим буларак, нинди тема белән эшлисез, нәрсә өйрәнәсез?

Монда сорауны «Нәрсә өйрәнмисез?» дип куярга кирәк инде.

Докторлык диссертациясе язасыздыр бит?

Эш бара, акрынлык белән булса да. Кандидатлыкны мин Гали Чокрый иҗаты буенча яклаган идем. Хәзер борынгы чор әдәбияты буенча эшлим. Менә – алдымда Кол Галигә кадәр 100 ел элек яшәгән бер шәхеснең эше ята: Сөләйман Давыт улының дини рухтагы әсәре.

Сюжетлы әсәрме?

Юк, аерым мәҗлесләрдән тора, һәрберсендә диннең, шәригатьнең аерым бер мәсьәләләре тикшерелә һәм вак-вак хикәятләр китерелә.

Ягъни, театр моның буенча спектакль куя алмый – сюжеты юк.

Театрга башка сюжетлар да җитәрлек ул. Кайчакта үткән гасыр башындагы рецензияләрдә кызыклы сюжетлар турында мәгълүмат килеп чыга.

«Бездә сакланган бер кулъязма дөньяда ике генә нөсхә икән»

Тагын бер сорау: моннан әйбер урланырга мөмкинме?

Мөмкин булмаган әйбер юктыр, Франциядә патша таҗын урладылар, дигән хәбәр чыкты. Әмма бездән урламаслар. Хранилищедагы фондларга хезмәткәрләр арасыннан 2 генә кешенең керү рөхсәте бар – шуның берсе мин. Башкалар анда керә дә алмый. Фондларның эчке хәрәкәте дә документлаштырылып барыла.

Мондагы документларның караклар зур бәяләргә сатарлык кыйммәте булган әйберләр дә бардыр инде?

Бездә бәһасе булмаган әйберләр саклана. Алар аның кыйммәтен белгән кешеләр өчен генә бәһагә ия.

Мәсәлән, соңгы айда бер кулъязма белән бик кызыксындылар. Үзбәкстаннан да шалтыраттылар, башка җирләрдән дә. Аннары Иран консуллыгы аша заявка килде. Бездә сакланган бер кулъязма дөньяда 2 генә нөсхә икән. Берсе Иранның Парламент мәҗлесе китапханәсендә саклана, икенчесе бездә икән. Без аның дөньяда 2 генә данәдә булуын үзебез дә белми идек. Ул – бик борынгы кулъязма. Фарсылар аны, фарсы мәдәнияте үрнәге буларак, ЮНЕСКОга кертергә телиләр икән.

Сездән бөтенләйгә сорыйлармыни?

Юк, электрон күчермәсен эшләтеп алу турында сүз бара. Бездә менә шундый кыйммәтле әйберләр саклана, дип кенә әйтергә телим.

Ул кулъязмада нәрсә язылган соң инде?

Ул – математика буенча китап, дини эчтәлекле түгел. Дәүләт идарә системасының, финанслар системасының тәртипле булуын раслый торган, исәп-хисап мәсьәләләре булган кулъязма. «Китаб әл-мөршид фил-хисаб» дип атала. Хисаплау системасында аңлатма була инде.

Сезгә ничек килеп чыккан?

Ул археограф Сәет Вахиди кулъязмалары арасында сакланган. Милли музейның кулъязмалар коллекциясе дә Сәет Вахиди архивлары нигезендә оешкан. Бездә дә аның фонды бар.

Ул китапны бездә кем дә булса өйрәнгәнме?

Юк. Аерым алып өйрәнелмәгән. Аның әле рәсеме дә бар. Рәсемле кулъязмалар сирәк бит ул. Ә фарсы традициясе буенча миниатюраларга игътибар иткәннәр.

Бездә фарсы теле белгечләре бармы?

Элек Сәлим абый Гыйләҗетдинов бар иде. Ул инде мәрхүм булды. Аның безнең фарсы телле кулъязмаларны тасвирлаган 3 томлык китабы бар. Бу кулъязма шуның эченә кергән. Хәзер фарсы теленнән белгечебез юк. Әмма булыр дигән өметебез бар. Бер егет шул белгечлек буенча аспирантурага керергә җыена.

Аспирантларыгыз бармы?

Мирасханәгә 1 аспирант беркетелгән.

Тагын?

Башка ыргылып торучылар юк. Теләүчеләр булса, чикләүләр дә юк.

Сездә ничә хезмәткәр эшли?

Бездә 13 кеше. Монда техник хезмәткәрләр дә, фәнни хезмәткәрләр дә керә...

...һәм үзегез.

Шул 13 кешегә мин үзем дә керәм. Техник хезмәткәрләрдән – архивариус, библиограф, лаборант бар. Фәнни хезмәткәрләрдән – 2 фәннәр докторы, 4 фәннәр кандидаты...

Җитәкченең үзен дә, техник хезмәткәрләрне дә кертеп, нибарысы 13 кешеме?

Җитми инде. Безнең хезмәткәрләр башкарган эш – аерым бер институт башкарырлык.

Мирасханә Институттан аерылып чыгарга мөмкин, дигән сүзләр булгалап тора инде ул – элегрәк ишетелгәләде.

Башка илләрдә шулай ул – аерым Кулъязмалар институты бар. Бәлки, бу – безнең бер этаптыр. Чөнки институт рәсми рәвештә 1939 елда оешса да, безнең материалларның тарихы күпкә алдарак башлана: 1920 елларда Академик үзәк була – Гали Рәхимнәр, Газиз Гобәйдуллиннар, Сәет Вахидиләр эшләгән оешма. Шул чорда материаллар да җыела, Каюм Насыйри да шул вакытларда ныгытып өйрәнелә. 1939 елда ИЯЛИ ачыла, һәм Академик үзәк материаллары ИЯЛИга кабул ителә. Шул вакыттагы кабул итүнең дәфтәрләре дә сакланган –Тукай материаллары алынуы да шунда язылган. Ул вакытта материалларны сатып алулар да булган. ИЯЛИ галимнәре экспедицияләрдән алып кайткан материаллар белән баеп, шул рәвешле үзе бер бүлек буларак оешып, 2010 елда Казан Кремлендә шушы урын бирелә безнең Мирасханәгә. Бу – эзлекле процесс, һәм без аның билгеле бер этабында.

Күрсәтегез әле – нәрсәләр күпмегә сатып алынган.

Каюм Насыйри паспорты 150 сум, диелгән. Тукайның шигырь гранкасы – 260 сум. Тукай рәсеме – 200 сум. Тукайның Фатих Әмирханга язган хаты түләүсез генә тапшырылган. Сәгыйть Рәмиев, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Кәрим Әмири фондлары өчен материаллар...

Ул вакытта сатып алганнар. Хәзер андый мөмкинлек булмавы кызганыч.

Алга таба булыр, бәлки.

Архив – бик тузанлы урын инде. Сезгә «за вредность» ниндидер өстәмә бонуслар бармы?

Кызганычка, юк. Әмма андый проблема бар. Без бит фәнни оешма, бездә эшләүчеләр – фәнни хезмәткәрләр. Архивариусыбыз һәм библиографыбыздан кала барысы да фәнни хезмәткәрләр – алар фәнни хезмәткәрләргә куелган таләпләргә җавап бирәләр...

Ягъни, аларга «за вредность» сөт бирмиләр, иртәрәк пенсия дә каралмаган...

Сөт тә юк, иртә пенсия дә (көлә). Безгә институттан эш өчен бер кулланылышлы перчаткалар бирәләр. Аның бит теләсә ниндие ярамый, хирурглар гына кия торган махсус перчаткалар белән эшлибез. Бер анекдот бар бит әле: ике археограф, янәшә утырып, кулъязма актарып утыра икән. Берсе бармагын төкерекләп битне ача да: «Карале, фәләненче елда монда ваба чире булды, дип язылган», – ди. Бездә эшләүче кешеләр андый әйберләрне белә инде.

Кулъязма актарып, андый нәрсәләр килеп чыгарга мөмкинме чынлап та?

Әлбәттә инде. Шуңа күрә яңа кергән әйберләр чистартыла, дезинфекцияләнә, дезинсекцияләнә. Ул тәртипне әле яңарак кына башладык. Әле күптән түгел хөкүмәт, Академия ярдәме белән, кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе оештырып җибәрдек. Кулъязмаларны саклауда бу лабораториянең әһәмияте бик зур. Сканерларыбызны да гел тикшереп торырга кирәк, сканерга куеласы кулъязмаларны да тикшерергә кирәк. Вуд лампасы дип аталган прибор бар – шуны яндырасың да кулъязмага төбисең. Гөмбәчекләр бар икән, зәп-зәңгәр итеп күрсәтә. Андый әйберне сканерга куярга ярамый, зарарсызны зарарларга мөмкин. Без хәзер элеккерәк җыелган әйберләрне дә бер кат тикшереп чыгарга уйлыйбыз.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Ачышларыгызны хәбәр итеп торыгыз – элемтәдә булыйк!

ИЯЛИ галимнәре белән интервьюлар:

  • Ринат Сәфәров: «Соңгы татарны җирләрләр, дигән әйбергә ышанмыйм»
  • Галимә Ләйлә Дәүләтшина: «Интернетта туган мәзәкләр дә постфольклор буларак өйрәнелә»
  • Гөлназ Мөхәрләмова: Дәреслекләргә заказ биргәндә: «Мөмкин кадәр җиңел булсын», диделәр
  • Әлфәт Закирҗанов: 1000 еллык әдәбиятка һәм 5 миллион татарга – 30 әдәбият галиме. Аз бит

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *