Ике баланы коткарганнар, икесен – юк: янгында яшь ярымлык һәм ике яшьлек ике бала үлгән
Алтай краенда тикшерү органнары Смоленск районында 2 бала һәлак булган янгын сәбәпләрен тикшерә. Тикшерү комитеты һәм прокуратура матбугат хезмәтләрендә хәбәр итүләренчә, балаларның берсенә нибары 1,5 яшь, икенчесенә 2 яшь булган. Җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Точильное авылындагы шәхси йортта күп балалы гаилә яшәгән. Гаилә имин саналган. Янгын булган көнне өйдә караусыз 4 бала калган – хуҗабикә кыска гына вакытка чыгып киткән.
Янгын башлангач, балалар ут эчендә калган. Күршедә яшәүче хатын-кыз төтенне күрүгә ярдәмгә ташланган: ул 2 баланы утлы өйдән чыгарырга өлгергән, ә тагын икесен – юк. Билгеле булганча, һәлак булган балаларның берсе хуҗабикәнең улы, икенчесе – оныгы.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алтай крае буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә, агач йорт ут эчендә булган. Янгын мәйданы 50 квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Куркыныч зонадан 3 газ баллоны чыгарылган.
Алтай крае буенча Тикшерү комитетының тикшерү органнары «Саксызлык аркасында 2 кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалар үткәрә. Фаҗига сәбәпләре тикшерелә, диелә хәбәрдә.