Составында нинди консервант булган кызыл уылдыкны алмаска?
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) составында Е-239 дигән консервант булган кызыл уылдыкны сатып алмаска киңәш итә. Әлеге консервант токсик матдәләр бүлеп чыгару сәбәпле тыелган, дип аңлатканнар ведомствода. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Е-239 (уротропин) кушылган уылдыкны алмагыз. Бу консервант ашказаны кислотасында таркалганда токсик матдәләр бүлеп чыгара, шуңа күрә ул 2008 елдан тыелган», – диелгән хәбәрдә.
Шул ук вакытта Роспотребнадзорда уылдык составына кушарга рөхсәт ителгән консервантлар арасында Е-200, Е-201, Е-202, Е-203, Е-211, Е-212 һәм Е-213 атаганнар.
Ведомстода уылдык сатып алыр алдыннан товарның этикеткасын яхшылап укырга киңәш итәләр. Анда продуктны җитештерү һәм савытка салу датасы, җитештерүче заводның номеры, уылдыкның нинди балыкныкы булуы турында мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук тимер банкада сатыла торган уылдыкны сайлау яхшырак, дип билгеләп үтелә. Аның капкачы эчкә изелгән яки кабарган булырга тиеш түгел.
Горбуша, кета, нерка, семга һәм форель кебек сөләйман балыкларының уылдыгы аеруча яхшы, дип өстәделәр Роспотребнадзорда. Ул политуендырылмаган майлы кислоталарга, яхшы үзләштерелә торган аксымга, йодка, кальцийга, фосфорга, тимергә, B төркеме һәм A, D, E витаминнарына бай.