Россиядә MАХ аша машина йөртү таныклыгын күрсәтергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Россия машина йөртүчеләренә MАХ платформасы аша автомобильгә теркәлү документларын һәм машина йөртү таныклыкларын күрсәтергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости РФ Хөкүмәте Карары проектына нигезләнеп яза.
Шул рәвешле, россиялеләр бу мәгълүматны ике үлчәмле штрихкод (QR-код) ярдәмендә тәкъдим итә алачак, шуннан соң алар «Дәүләт хезмәтләре» базасы аша тикшереләчәк.
Үзгәрешләрне РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертү планлаштырыла. Әлеге ысул документ күрсәтүгә тиң була.