Добавить новость
Новости по-русски
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хыялдагы эш: Татарстанда 1 млн сум хезмәт хакын ешрак тәкъдим итә башлаганнар

Татарстанда уртача хезмәт хакы арту дәвам итә. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнвар – октябрь айларында ул якынча 87 мең сум булган, елга 20,7 процентка арткан.

Төбәктәге кайбер белгечләрнең хезмәт хакы 1 миллионга җитә һәм артып китә. Мондый хезмәт хакын кемнәргә һәм никадәр еш тәкъдим итүләре турында РБК сайты яза.

Миллионлык эш

2025 елда Татарстан халкы, аена 1 млн сум хезмәт хакына өметләнеп, 710 резюме урнаштырган. Ай саен миллион сум алу мөмкинлеге күрсәтелгән вакансияләрне республикада 140 мәртәбә урнаштырганнар. Бу – 2024 елдагыга караганда 17 процентка күбрәк, дип сөйләгән hh.ru сервисының Идел буе федераль округында җәмәгатьчелек белән элемтә менеджеры Ирина Егорова.

«2025 елда мондый хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләрне төзелеш һәм күчемсез милек, финанс секторы, шулай ук бизнес өчен хезмәт күрсәтү өлкәсе компанияләре урнаштырды. 2024 елда да мондый вакансияләр булды, барыннан да элек төзелеш һәм күчемсез милек компанияләреннән, алардан сәнәгать җиһазлары, станоклар, комплектлар һәм ИТ-тармак оешмалары бара», – дип сөйләгән ул.

Росстат мәгълүматлары буенча республикада аена 1 млн сумнан артык хезмәт хакы алучы 777 хезмәткәр бар (кече эшмәкәрлек субъектларына карамаган оешмалар буенча). 2 ел эчендә аларның саны 2,2 тапкырга, ә 10 елда 7,4 тапкырга арткан.

Күрсәтелгән санның күпчелеге – 551 хезмәткәр – аена 1 миллион сум эшли. Рәсми статистика буенча, узган елның апрелендә 95 кеше 2-3 млн сум алган. 131 татарстанлының хезмәт хакы 3 миллионнан артып киткән.

1 млн сумлык хезмәт хакы вәгъдә итә торган вакансияләрне ачык мәйданчыкларда табу ихтималы бик аз, дип сөйләгәннәр SuperJob матбугат хезмәтендә.

«Югары керемне эш бирүчеләр вакансияләрдә еш кына «килешү буенча» дип яшерә. Топ-персоналны рекрутинг сайтлары аша гына түгел, ә шәхси элемтәләр аша, хантинг кулланып та эзлиләр», – дигәннәр сервиста.

Иң «кыйммәтле» вакансия

HeadHunter мәгълүматлары буенча 2025 елда Татарстанда иң югары хезмәт хакын элиталы күчемсез милек сатучы брокерга тәкъдим иткәннәр. Эш бирүче вакансиядә мондый белгечкә 6,2 млн сум түләргә әзер булуын күрсәткән.

2025 елда тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы күләме буенча табиб-стоматолог вакансиясе лидер булган – аена якынча 340 мең сум, дип сөйләгән «Авито Работа»ның Татарстандагы төбәк вәкиле Михаил Копылов.

2025 елда Казанда иң югары хезмәт хакын шулай ук стоматолог-ортопедларга тәкъдим иткәннәр. Медиан хезмәт хакы 240 мең сум булган. Коммерцияле клиникалар мондый белгечкә түләргә әзер булган иң югары хезмәт хакы аена ярты миллион сум булган, дигәннәр SuperJob сервисында.

Хезмәт хакы тәкъдимнәре чынбарлыгы

Татарстан эш бирүчеләренең вакансияләрендәге уртача хезмәт хакы тәкъдимнәре 2025 елда, 2024 ел белән чагыштырганда, 11 процентка арткан, дип сөйләде Копылов. Барлык өлкәләр һәм һөнәрләр буенча алар аена якынча 81,3 мең сум тәшкил иткән.

HeadHunter исәпләүләре буенча, узган елда Татарстанда тәкъдим ителгән медиан хезмәт хакы 2024 белән чагыштырганда 17 процентка арткан. Ул аена 78,5 мең сумны тәшкил иткән.

Чыганак: РБК сайты

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *