Добавить новость
Новости по-русски
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дүшәмбе көнне Татарстан мәктәпләрендә дәресләр Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак

Татарстан мәктәпләрендә 16 февральдә дәресләр Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак. Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр үсеп килүче буынга җиткермәсәк, геройларыбыз турында хәтерне мәңгеләштерү буенча тырышлыгыбызга нинди бәя биреп булыр? Җәлил турында хәтер дәресләренең Татарстанның тарихи мирасына хөрмәт һәм патриотизм формалаштыра торган куәтле тәрбия коралы булуына ирешергә кирәк», – диде ул.

Дамир Натфуллин 2026 елның ТР Рәисе Указы белән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгәнен искәртте.

«Татарстан Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – республикада танылган шәхесләр һәм вакыйгалар турында хәтерне мәңгеләштерү. Министрлык каршында мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать буенча комиссияләр гамәлдә», – диде министр урынбасары.

Ул Муса Җәлил турында хәтерне мәңгеләштерү буенча чаралар кысаларында Муса Җәлил исемендәге республика премиясе гамәлдә булуын, Казан, Мәскәүдә һәм Россиянең күп кенә башка шәһәрләрендә һәйкәл куелганын билгеләп узды. Казанда Җәлил исемендәге урам бар. Шулай ук, илебезнең күп кенә шәһәрләрендә урам исемнәре Җәлил исеме белән аталган.

«2026 елда республиканың муниципаль районнарында Муса Җәлилнең юбилей датасына багышланган урыннар бар. (861 хәтер почмагы). Ел саен Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне – 25 август, шулай ук шагыйрьнең туган көне – 15 февральдә тантаналы чаралар һәм чәчәк салу тантаналары үткәрелә. Ел саен уздырыла торган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү шәһәрендә дә чәчәк салу тантанасы уза», – диде Дамир Натфуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *