Казан ипподромында республикакүләм Нәүрүз: «Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе»
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган бәйрәм. Бүген Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме уза. Күпсанлы коллективлар, фольклор театрлар һәм Тинчурит театры артистлары чыгыш ясый биредә. Озакламый «Нәүрүз гүзәле» дә билгеле булыр.
«Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе булган Нәүрүз елдагыча күңелле итеп оештырылган. Әлеге бәйрәм чын-чыннан яңарышны аңлата. Ул – республикада яшәүче милләтләрнең бердәмлеге символы. Бәйрәм белән», — дип котлау сүзләрен җиткерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат вәкилләре белән аралашканда.
Ипподром территориясендә халык иҗаты күргәзмәләре эшли, кәсепчеләр үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне тәкъдим итә. Фотозоналар эшли, халык өчен төрле уеннар үткәрелә.
Бәйрәмгә җыелган халыкны сәхнәдән җырчы Татьяна Ефремова да сәламләде.