Самара татарлары «Яктылык» мәктәбенең 25 еллык юбилеена багышлап агачлар утырткан

Самара татарлары «Яктылык» мәктәбенең 25 еллык юбилеена багышлап агачлар утырткан

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Самара татарларының « Бердәмлек » газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Чиста ярлар» акциясе турында язмасы чыкты. Акцияне татар мәктәбенең туган көненә багышлаганнар. Җәй үтте, иртәдән кичкә кадәр гөрләп торган су буйлары, урман аланнары бушап калды. Сары яфраклар арасыннан калкып чыккан чүп өемнәре генә җәен биредә кешеләр рәхәтләнеп ял иткәнне искә төшереп торалар. Чит илләргә ял итәргә йөрибез, андагы чисталыкка таң калабыз, ә үзебезнең артыбыздан җыештырырга әле һаман өйрәнә алмыйбыз. Кызганыч… 26 сентябрьдә Самара өлкәсендә чираттагы «Чиста ярлар» акциясе узды. Экологик чарада Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар, «Яшел Россия» экологик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләре катнашты. — Идел яры буйларында тәртип урнаштыру планы күптән әзер инде, — дип башлады сүзен әлеге акцияне оештыручыларның берсе, Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы яшьләр советы әгъзасы Равил Хәмитов. — Әмма җәй быел бик эссе булды, шуңа күрә чараны бераз кичектерергә туры килде. 2017 елдан башлап, ел саен көзен без табигатьне саклауга юнәлтелгән тагын бер акция уздырабыз — өлкә урманнарында агачлар утырту белән шөгыльләнәбез. Быел менә шушы ике файдалы эшне берләштерергә булдык. Өстәвенә, тиздән «Яктылык» мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Шуңа күрә акциябезне татар мәктәбенең туган көненә багышларга карар кылдык, — ди активист. Милләттәшләребез бу изге эшкә алынганга табигать тә шатланды бугай. Атна буе явып торган салкын көзге яңгыр туктап, ял көннәре кояшлы һәм җылы булды. Чарада катнашучылар иртән-иртүк «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов яллаган автобусларга, кайсылары үз машиналарына утырып, Идел буена ашыктылар. Активистлар бу юлы «Зелененький» утравында тәртип урнаштырырга планлаштырганнар иде, шуңа күрә алар теплоходка утырып, утрауга юнәлделәр. Ярга аяк басу белән олылар һәм балалар чүп-чар җыючылар һәм агач утыртучылар төркемнәренә бүленделәр. — Чараны Талип хәзрәт дога укып, тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Шуннан соң утрауда кызу эш башланды. Балалар йөгерә-йөгерә олылар казыган чокырларга нарат үсентеләре утырта башладылар. Алар мөмкин кадәр күбрәк файдалы эш эшләп калырга омтылдылар. Аларга карап, олылар да тизрәк эшли башладылар бугай. Сүз уңаеннан, яшь наратлар өчен Самара шәһәр округы администрациясенең Экология департаменты һәм Урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Гафаровка барлык шәһәр халкы исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу көнне «Яктылык» аллеясы дип аталган ике гектар җиргә дүрт йөз төп яшь наратлар утыртылды, — дип сөйли Равил Хәмитов. Икенче төркем дә бик тырышып эшләде. Утрауның яр буйларын коры ботаклардан, чүп-чардан һәм каты калдыклардан чистартуда Шәһәр хуҗалыгы һәм экология департаменты хезмәткәрләре дә катнашты. Милләтара экологик чара нәтиҗәсендә 5 гектар җирдән 12 кубометр чамасы чүп-чар җыеп алынды һәм утильләштерүгә җибәрелде. — Җәй буе Идел буенда күңелле ял иткән шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Ял урыныннан киткәндә артыгызга әйләнеп карагыз! Киләчәктә балаларыгыз, оныкларыгыз чүп-чар өемнәрендә ял итәчәкме? Туган җирегезне саклауга сез нинди өлеш кертәсез? Кешеләр, әйләнә-тирә мохитка игътибарлы булыгыз! Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, капчыкка җыеп, махсус бакларга ташлагыз! Яр буенда бу кадәр чүп-чарны күреп, балалар шок хәлендә иде, — дип сөйли чарада катнашкан Гөлназ Сафина. Әйләнә-тирә табигатьне тәртипкә китерү һәм җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән акциядә 230 кеше, шул исәптән 30 бала катнашты. Саф һавада, дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән эшләве бик күңелле — арыганлык та, вакыт узу да сизелми. Бары тик бераз ачыкканлык хисе генә инде төшке аш вакыты җиткәнне сиздерә. Акциядә катнашучыларны, гадәттәгечә, хуш исле пылау, кайнар чәй, милли тәм-томнар, карбыз-кавын көтә иде. — Төшке ашны «Чайка» ял базасында оештырдык. Өстәл артына утырганчы кулларны юып, антисептик белән эшкәртүне үзем контрольдә тоттым, — дип елмая Равил. — Тырышып изге гамәлләр кылгач, кәеф тә яхшы, аппетит та шәп!.. Мондый чаралар икеләтә файдалы. Беренчедән, әйләнә-тирә мохитны тәртипкә китерү, урманнарны саклау булса, икенчедән, яшь буын кешеләренә дөрес тәрбия бирү. Әлеге мөһим чараны оештыручы Равил Хәмитовка, Усман Гафаровка, Радик Газизовка, Расих хәзрәт Вакказовка, Рәфыйк Бадамшинга, һәрбарча катнашучыларга һәм спонсорларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Оясында ни күрсә — очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Яшь буынга үрнәк булыйк!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Самаре

Ria.city

В Самарской области смерч унес крышу ангара

В Самаре запасутся тушенкой

В Самарской области в рамках акции "Сад памяти" посадили 100 тыс. деревьев и кустарников

В Самаре чиновница Минздрава лишилась поста после скандала с оценками дочери

Музыкальные новости

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

Игровые мониторы Philips Evnia 27M2N3200A и 24M2N3200A предлагают новый уровень качества геймплея

В «Башню 2000» вошел инвестор // Часть площадей небоскреба у «Москва-Сити» получил Кирилл Шамалов

Армения "положила" на дружбу РФ. Армяне в России заявляют, что "ОНИ" будут решать судьбу Краснодарского края и Черноморского побережья

Новости Самары

Не позавидуешь: чем закончилась история чиновницы, которая заставила учителей поставить её дочери пятерки и автоматы

Самарский избирком принял документы от двух кандидатов в губернаторы

В Самарской области смерч унес крышу ангара

36 % жительниц Самары не готовы менять свою фигуру ради мужчин

Экология в Самарской области

Коллектив «Маринс Парк Отель Ростов» поздравил воспитанников реабилитационного центра с Днём защиты детей

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

СберСтрахование застраховала крупные предприятия на Урале почти на 2 трлн рублей

Туристов предупредили о распространении в популярной европейской стране двух смертельных инфекционных заболеваний: кровососущие клещи не щадят никого

Спорт в Самарской области

В Беларуси отреагировали на неожиданное решение Арины Соболенко

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона

Дарья Касаткина с уверенной победы стартовала на травяном турнире в Истбурне

Moscow.media

ТСМ готовит полигон для конкурса механизаторов

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы

"Болотный перфекционизм"







Топ новостей на этот час в Самаре и Самарской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *