Добавить новость
«Высокогорские вести»
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: "Бүгенге вәзгыятьтән тулысынча файдаланырга кирәк"

Казанда Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясенең агросәнәгать комплексының  2015 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә багышланган  киңәйтелгән утырышы булды.

Резидә МӨБАРӘКОВА

Агросәнәгать форумы Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Киңәшмәне башлап җибәргәндә республика башлыгы 2015 елда Татарстанга  яңа  икътисади катлаулыклар белән очрашырга туры килде, дип билгеләп үтте. Әмма кризиска каршы юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика төп үсеш күрсәткечләрен  2014 ел дәрәҗәсендә саклый алды. Татарстан аграрийлары  узган ел 214 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы  продукциясе җитештерделәр. Республика  ил күләмендә   тотрыклы рәвештә авыл хуҗалыгы производствосы лидерлары арасында. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча республика Россия  төбәкләре арасында  товарлыклы сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге алу буенча – 2 нчедә, терлек һәм кош ите җитештерү буенча – 4нчедә, ашлык җыеп алу буенча – 9нчыда.
Авыл хуҗалыгы производствосы күрсәткечләре буенча  Биектау районы  Татарстанда алтын урталыкта. 2015 елда  район авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 миллиард 155 миллион сум алды, 2014 ел белән чагыштырганда үсеш 22 процент тәшкил итте. Шулардан  терлекчелек продукциясен  сатудан килгән керем 78 процент яки  899 миллион сум булды.
2015 елда бөртекле культураларның тулай җыемы  74 мең тонна тәшкил итте, гектардан уңыш – 23,3 центнер. Сөт җитештерү 3 мең 327 тоннага артты һәм 31 мең 107 тонна тәшкил итте. Хәзерге вакытта район әлеге күрсәткеч буенча республика рейтингында 11 нче урында.
Мондый нәтиҗәләргә ирешү нигездә  авылда хуҗалык итүнең  кече формаларын үстерү бәрабәренә мөмкин булды. 2016 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләрнең баш саны  16 мең 921 баш тәшкил итте, шул исәптән сыерлар – 6000. Районда мөгезле эре  терлекләрнең 30 проценты  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Бүген район территориясендә  25 гаилә фермасы  уңышлы эшли, аларның 14е югары технологияле.
Хәзерге вакытта сөт продуктларын сату белән бәйле проектларга  инвестицияләр күләмен  арттыру эше актив алып барыла.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар  республика һәм федераль ярдәм программаларында актив катнашалар.
Тармактагы эш нәтиҗәләренә бәя биргәндә  Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов  2015 елгы нәтиҗәләрнең  АПКны үстерү һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү  буенча  республика уздыра торган юнәлешнең дөреслеген раславын билгеләп үтте.
Шуның белән беррәттән, агросәнәгать комплексы 2016 елда да, аннан соң да  югары темпта – ел саен 5-10%ка үсәргә тиеш.
Биектау аграрийлары  2016 елга  үз алларына гаилә фермаларын тагын да үстерү, чәчүлекләр структурасын  камилләштерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен модернизацияләү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү бурычын куялар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *