Добавить новость
«Высокогорские вести»
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә “РариТЭК” компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник җайланмалар, фильмнар күрсәтү өчен махсус экран белән җиһазланган уку үзәге, чыннан да, иң таләпчән автотранспортчының да зәвыгын  канәгатьләндерерлек. “РариТЭК”ның 15 еллык эшчәнлеген яктырткан фильмны караганнан соң, фикер алышу гамәли яссылыкка, ягъни автомобильләрне газга күчерү цехына күчте.

Йөзләгән “КАМАЗ”лар тезелеп киткән иркен мәйданда “метан” ягулыгы тутырылган зур баллоннар бихисап. Компаниянең җаваплы белгечләре әлеге баллоннарны авыр йөк автомобильләренең шассиена урнаштыру тәртибен аңлата, техник характеристикасы белән таныштыра. Метанның куркынычсыз ягулык икәнен дәлилләү максатында, махсус стендка шартлаган баллон урнаштырылган. Әлеге ягулыкның төп үзенчәлеге: шартлаганда эчендәге детальләре читкә чәчелми һәм машинаны шартлатмый.  

 “РариТЭК”  –  Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүне беренчеләрдән булып башлап җибәргән предприятие. Бүгенге көндә  заманча технологияләр һәм югары квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән компания җиңел һәм йөк автомобильләрен, шулай ук коммерция нигезендә эшләүче транспортны табигый  газга көйләүнең комплекслы системасын тәкъдим итә. Һәр предприятие үз чыгымнарын оптимальләштерергә тырышкан икътисадый һәм финанс тотрыксызлыгы чорында яңа проектны тормышка ашыруны үз өстеңә алу, әлбәттә, кыю адым. Ләкин ягулык-майлау материалларын системалы төстә экономияләүгә  күчми торып, әлеге мәсьәләне хәл итеп булмаячак.. Бу нисбәттән, автопаркны газ ягулыгына (метан)  күчерү мөмкинлеге иң нәтиҗәле ысул буларак тәкъдим ителә. Әлеге ягулыкның өстенлекләре дә инде расланган. Метан –  экологияне пычратмый торган иң очсыз һәм куркынычсыз ягулык.

Моннан тыш, ТР хөкүмәте газ баллоны җайланмасының  бәясе һәм аны “РариТЭК”ның аттестацияләнгән сервис үзәгендә урнаштырган өчен чыгымнарның 30 %ы күләмендә субсидия түли. Өстәвенә, “Газпром газ ягулыгы” компаниясе метан ягулыгына көйләнгән һәр транспорт берәмлегенә  1500 куб метр газга ягулык картасы бүләк итә. Әлеге ягулык, 100 километрга 9 литрдан исәпләгәндә, 15000 километрга җитә.

Шулай итеп, “РариТЭК” та автомобилен газ ягулыгына көйләүче елына  500– мең километр узган очракта да 118 000 сумын янга калдыра. АИ-95 бензинының 1 литры – 35, ә метанның 1 куб метры 11,50 сум торуын исәпкә алсак, газ ягулыгына күчүнең өстенлеге көн кебек ачык. Очрашуда катнашкан автотранспортчыларның бердәй фикере бу.  

Ссылка: http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/5469-%E2%80%9Craritek%E2%80%9D-gaz-yagulyigyina-ishekl%D3%99ren-achtyi.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *