Добавить новость
«Высокогорские вести»
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Президент үзе килеп бәя бирде

Узган ял көннәрендә республикада 800 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамлану алдында тора иде. Ул барлык мәйданның 45% дигән сүз. Бу саннар шимбә көнне Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә яңгырады. Биектау районы язгы кыр эшләренең барышы буенча республикада алдынгылар рәтендә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел районга ясаган визиты кысаларында районда язгы кыр эшләренең төгәлләнү  вакыты да билгеләнде - ул 15 май көне.

Биектау районы быел 34 мең гектарда чәчү эшләрен алып бара. Кыр эшләрендә 69 чәчү техникасы, шул исәптән,  эшне максималь дәрәҗәдә алып бара торган 10 чәчү комплексы   эшли. Тәүлегенә  2,5 гектар җир мәйданы орлыкландырыла. "Бүгенге көндә район буенча куелган планның 40% үтәлде инде, - ди Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов. - Тырмалау эшләрен төгәлләдек, көздән чәчелгән уҗымга һәм күпъеллык  үлән культураларына өстәмә ашландыру уздырдык. Алга таба барысы да  һава шартларының уңай килүенә бәйле. Шулай да, белгечләрнең өмете зурдан".

Быел ашламалар гектарына уртача 52 килограмм кертелде. Киләчәктә район бу санны 60 килограммга кадәр җиткерергә уйлый.

Районда югары уңыш алу өчен кирәкле барлык технологик   шартлар да үтәлгән. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка шул турыда җиткерде. Хәзер районда яшелчә утырту башланды. "Биектау районында су сибү агрегатлары бик яхшы сакланган һәм анда булган техникага сакчыл караш күзәтелә", - дип билгеләп үтте Татарстан президенты. 

Кыр станында уздырылган экспресс-киңәшмәдә игенчеләр файдаланылмый ята торган федераль карамактагы җирләр турында да сүз кузгаттылар. Районда андый мәйданнар 1600 гектар тәшкил итә. Аларны ерып үтә алмаслык кыргый үлән баскан. Ул җирләрне эшкәрү һәркемгә файда гына китерер  иде.  "Бу мәсьәлә буенча республикада уңай тәҗрибә бар инде, хәл итәргә тырышырбыз", - диде Татарстан президенты.

Президент алдында тагын бер кискен мәсьәлә  кузгатылды, ул да булса күп балалы гаиләләрне йорт салыр өчен җир кишәрлеге белән тәэмин итү. Биектау районы башкаладан ерак түгел генә урнашкан,  экологик яктан чиста, табигате матур   төбәк. Шуның белән ул халыкны үзенә җәлеп итә дә инде.   Күп балалы гаиләләргә 300 гектар җир бүленеп бирелгән. Тагын 500 гектар җир бирелергә тора. Яңа җирләрнең проблемалары да күбрәк була. Анда яши башлар өчен, иң беренче чиратта, инженерлык коммуникацияләрен - газ, электр уты, су, канализация үткәрү зарур. "Булдыра алган кадәр ярдәм итәрбез, үз кешеләре өлешен  район да үз җилкәсенә алыр. Йорт салырга теләгән кешеләр белән бергәләп тотынганда проблема уңай хәл ителер, дип уйлыйм. Җир юмартларны ярата", - дип  ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Арсений Фавстрицкий

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *