Добавить новость
«Высокогорские вести»
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җәйнең яме чәчкә белән

Әле күптән түгел генә район үзәгендә ачылган “Тургай” балалар бакчасы территориясе беренче җәйдә үк гөлбакчага әйләнде. Анда үскән чәчәк композицияләре күзләрне камаштыра, күңелләргә дә рәхәтлек өсти, кәефне күтәрә. Биредә балалар йөри торган һәр төркемнең үзенә бүлеп бирелгән җир мәйданы бар. Әлеге мәйданны тәртиптә тотуда әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Җәй башында ук бакча администрациясе “Иң ямьле мәйдан” дигән бәйге игълан иткән иде. Тиздән аңа йомгак ясалачак.

Территорияне яшелләндерү, тәртипкә китерү өстендә эшне “Тургай” балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина иртә яздан ук башлады. Алдан яшелләндерү проекты булдырылды. Шунда ук төркемнәр арасында бәйге дә игълан ителде. Барлык төркемнәр дә эскизлар ясадылар, шул эскизлар нигезендә тиешле үсентеләр утырттылар. Шулай итеп, Биектау районы үзәгендә гөлбакча барлыкка килде.

“Без барытик үзебезнең көчтән килгән эшләрне генә башкардык, минемчә, һәркем үзе җаваплы булган территориянең матур, ямьле булуын тели. Моның өчен бераз тырышлык кына кирәк, - ди “Тургай” балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина. – Безнең балалар матурлыкны, чисталыкны, тәртипне күреп, безгә ярдәм итеп үсәргә тиеш. Безнең бакча коллективы әле формалашып кына килә. Әмма аның үзенә генә хас традицияләре, матур гадәтләре барлыкка килә башлады. Бакчаны ямьләндерү – күркәм гадәтләрнең берсенә әйләнеп бара. Иң куанычлысы шул – безнең башлангычка әти-әниләр дә бик теләп кушылды. Бүгенге көндә бакчада тудырган матурлык – ул безнең күмәк эш нәтиҗәсе”.

“Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе Дилүзә Хәлиуллина да бергәләп башкарган эш турында шатланып сөйли: “Әти-әниләр ярдәменнән башка мондый иҗади, мавыктыргыч эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Аларга зур рәхмәт. Күңел биреп, фантазияне эшкә җигеп эшләгәндә генә менә мондый әкияти матурлыкны тудырып була”.

Тәрбиче Гөлнара Морданова да шундый ук фикердә: “Балаларда әхлак, әдәп, эстетик тәрбия нәкъ менә шундый эшләрдән башлана да инде. Алар безнең белән бергә җирне йомшарттылар, чәчәкләр утырттылар, чүп утадылар, һәр чәчәкнең ничек үскәнен күзәттеләр. Балалар чәчәкләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнделәр, бүген инде алар бакчадагы һәр чәчәкнең исемен беләләр”.

Бакча балалар өчен туган йорт кебек, анда матур, ямьле булганда гына күңел тартыла, ул йортка һәрвакыт теләп киләсең. Мондый йортта матур, әдәпле кешеләр тәрбияләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *