Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстанда язучыларга бирелә торган премия суммаларын арттырганнар

Бүген Башкортостанда Язучылар берлегенең җыелышы булган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язучыларга ярдәм итү системасы турында сөйләгән, дип яза «Башинформ».

– Язучылар берлеге Россиянең әйдәп баручы иҗади берләшмәләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Ул дөньяга күренекле авторларны һәм милли әдәбиятның «алтын фондына» кергән әсәрләрне бирде. 90 ел дәвамында рухи-мәдәни тормышның үзәге, осталык мәктәбенә әверелде. Берлек халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә дә актив катнаша. Моңа ачык мисал – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераны, билгеле казах язучысы Кемель Токаевның «Серле эз» китабын башкорт теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару. Без әлеге китапны аның улы – Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Кемель улы Токаевка авторның якты истәлегенә ихтирам билгесе һәм халыкларыбыз арасындагы дуслыкны ныгыту йөзеннән тапшырдык, – ди Радий Хәбиров.

Җитәкче күптән түгел генә узган «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсе көннәрендә Язучылар берлегенең яңартылган бинасы ачылуын искәртә. Бина 30 ел дәвамында ремонт күрмәгән булган.

Ел саен төбәк бюджеты хисабына рус, башкорт һәм республиканың башка халыклары телләрендә якынча 100 әдәби китап басылып чыга.

Башкортостанда язучыларга ярдәм системасы Салават Юлаев, Шәйехзада Бабич, Һәдия Дәүләтшина исемендәге премияләрне һәм тагын 30дан артык муниципаль бүләкне үз эченә ала.

Республика премияләренең приз фондлары арттырылган. Балалар һәм үсмерләр өчен язылган әсәрләр өчен бирелә торган Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия фонды 100 мең сумнан 500 мең сумга, Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр премиясе 150 меңнән 500 мең сумга кадәр арткан. Салават Юлаев исемендәге премия исә бер миллион сумга җиткән.

Хәзерге вакытта балалар һәм үсмерләр арасында яшь каләм тибрәтүчеләр — шагыйрьләр һәм язучылар өчен бәйге оештыру мөмкинлеге карала.

«Язучы сүзе һәрвакыт аерым әһәмияткә ия булды, бигрәк тә хәзер — безнең өчен иң мөһим тема булып махсус хәрби операция торган чакта. Сез идеологик фронтта нык торасыз. Районнарда һәм шәһәрләрдә уздырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән әдәби-патриотик чаралар циклы өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөнир Кунафинның «СВО. Мин сугыштан исән чыктым» кебек әсәрләре бүгенге мәдәниятебезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Быел без хәрби-патриотик темага язылган әдәбият, музыка, сынлы сәнгать әсәрләре буенча Республика бәйгесен лаеклы приз фонды белән үткәрдек», – дип билгеләп үткән җитәкчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *