Әнвәр Нургалиев яраткан чәчкәләре турында җыр яздырган
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев «Розалар» җырын тәкъдим итте. Җырчы яраткан чәчкәләрен күпләп бакчасында да үстерә, аларның нинди сорты гына юк?!
Җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова иҗат иткән, ә көен Гүзәлия язган.
«Ак розалар бүләк иттем,
Бәхетең дип ак булсын.
Шатлыклардан сөенечтән
Күңелеңә нур тулсын!
Ак розалар – сөю, сафлык,
Ак розалар – аклык, пакълык ,
Ак розалар – йөрәк гөле
Ак розалар – сөям сине...»