«Гәүдәнең башы юк» - Казанда ир-ат мәете табылган
«Казан-2» тимер юл вокзалы янында ир-ат мәете табылган. Гәүдәнең башы булмаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бүген Татарстан башкаласының Мәскәү районында «Казан-2» тимер юл вокзалы янында баш өлеше булмаган ир-ат мәете табылды», диелә хәбәрдә.
Фаҗига сәбәбе, мәрхүмнең шәхесе ачыклана.
Тимер юл вокзалы штатлы режимда эшли, диелә хәбәрдә.