Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ун елга беренче тапкыр: хатын-кызларның уртача пенсиясе ир-атларныкыннан артып киткән

РФ Социаль фонды системасында исәптә торучы хатын-кызларның билгеләнгән пенсияләренең уртача күләме 2015 елдан беренче тапкыр ир-атларның пенсияләре күләменнән артып киткән. Бу хакта, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС басмасы яза.

2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, пенсионерларның билгеләнгән пенсияләренең уртача күләме 23 175 сум булган. Аерым алганда, хатын-кызлар өчен - 23 249 сум, ә ирләр өчен – 23 028 сум. 2024 елда хатын-кызларның пенсия күләме 20 745 сум, ир-атларның – 20 854 сум булган.

2015 елгы статистика мәгълүматлары буенча, 1 гыйнварда хатын-кызларның уртача пенсия күләме – 10 663 сум, ә ир-атларда 11 346 сум тәшкил иткән, һәм шул вакыттан бирле ир-атларның пенсия күрсәткече хатын-кызларныкына караганда югарырак булган.

Моннан тыш, Росстат авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар арасында пенсияләр күләмендәге аерманы күрсәтте. 2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, авыл җирлекләрендә пенсияләрнең уртача күләме – 20 722 сум, ә шәһәрләрдә - 24 005 сум.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *