Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар радиосы» һәм ТМТВның җәйге дискотекасынан репортаж: кемнәрне ишетеп һәм күреп була

31 июль көнне «KazanMall» сәүдә үзәге террасасында, ачык һавада «Татар радиосы» һәм ТМТВ оештырган «Tatar night club» дискотекасы булып узды. Алар һәр пәнҗешәмбе бу мәйданга төрле артистларны чакыра.

«Дискотека» дигәч, яшьләр белән тулы танцпол күз алдына килә. Тик нәкъ бу дискотекада яшьләр генә түгел, ә урта һәм олы яшьтәге кешеләр дә бар иде. Шуңа игътибар иттем: күпләр сөйгән ярлары, дуслары белән килгән.

«Без «пятачок»ларга йөри идек»

Террасага килеп кергәч үк, күзем эскәмиядә утырган бик мөлаем бер ханымга төште, янына бармый түзә алмадым.

– Мондый дискотекаларда булган юк иде, менә бүген Ильмира Нәгыймова чыгыш ясаячагын белгәч, килдек әле. Ә болай без татар эстрадасыннан барлык җырчыларны да яратып тыңлыйбыз, концертларын да калдырмыйбыз.

Безнең яшь чакларда мондый дискотекалар юк иде, без «пятачок»ларга йөри идек, – диде Илсөяр Сибгәтуллина.

«Татар телен саклар өчен татарча дискотекаларга йөрсеннәр»

Дискотекада Илзирә, Игорь Дмитриев һәм Ильмира Нәгыймова чыгыш ясадылар. Сәгать 8дә, дискотека әле башланганда гына, кеше бик күп түгел иде, булганының да бер өлеше террасаның төрле почмакларында өелеп-өелеп басып, сөйләшеп тора иде. Ә сәхнәгә Ильмира Нәгыймова чыккач, бар халык сәхнә янына «ябырылды».

Кызганыч, Ильмира Нәгыймова бары тик берничә җыр гына башкарды, тәмен дә тоеп өлгереп булмады. Тик, барыбер, бик күңелле һәм рәхәт булды.

Бик авырлык белән, туры мәгънәдә ишектән этеп чыгаруларына каршы торып, Ильмира Нәгыймова янына да үтә алдык. Безгә берничә сорау бирерлек кенә вакыт бүлеп бирделәр.

Бүгенге көндә татар дискотекаларын күп үткәрә башладылар, сезнеңчә, бу уңай күренешме?

Әлбәттә, бу – бик әйбәт. Татар яшьләренә татар теленең гомерен озынайтырга кирәк, шуңа күрә, бу – бик шәп.

Ә яшьләрнең күбрәк театрларга түгел, ә дискотекаларга йөрүенә ничек карыйсыз?

Беркая да йөрмәгәнче, дискотекаларга йөрсеннәр инде. Алар бит, гомумән, театрларга да, дискотекаларга да йөрмәскә мөмкиннәр, шуңа, татар телен саклар өчен, татарча дискотекаларга йөрсеннәр инде, әллә кая йөргәнче.

«Татарча дискотекаларга йөрергә тырышабыз»

Язып үткәнемчә, күпчелек Ильмира Нәгыймованы тыңларга килгән иде. Көләч йөзле Ләйсән Фәттахова да аны тыңларга килгән.

Дискотекаларга еш йөрисезме?

Саф һавадагы татарча дискотекаларга йөрергә тырышабыз.

Бүген кемне тыңларга килдегез?

Ильмира Нәгыймованы тыңларга килдем.

Ильмираның кайсы җырын күбрәк яратасыз?

Барлык җырлары да матур, барысын да бик яратам.

Сезнеңчә, татарча дискотекалар җитәрлек дәрәҗәдә үткәреләме?

Минемчә, әйе, җитәрлек дәрәҗәдә үткәрелә.

Мондый татарча чараларга йөрүе аеруча җанга якын, чөнки яныңдагы барлык кешеләр дә диярлек татар телендә сөйләшә, һәм бәйрәмнәр җылы мохиттә үтә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *