Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Альбина Бәширова: Резидә Шәрәфиеваның соңгы җыры музыкаль мәйданчыкларга чыгып өлгермәде

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева соңгы яздырган җырын башкарып өлгерсә дә, музыкаль мәйданчыкларга чыгарырга өлгермәгән. Апас үзәк китапханәсендә «Фәйзуллин йөзүләре» әдәбият-спорт чарасы кысаларында үткәрелгән очрашуда әлеге җыр текстының авторы, җырчы-шагыйрә Альбина Бәширова шушы җырны башкарды һәм «Интертат» журналистына аның тарихы турында сөйләде.

Альбина Бәширова: «Бу җырның шигырен заманында әзер көйгә Илсөя Бәдретдинова сорап яздырткан иде, әзер көйгә язылганга шундый 6 юллы булып чыккан шигырь инде ул. Текстны Илсөягә җибәргән идем, «бусага» дип әйтмиләр – «тупса», диде. Ә шигырьнең идеясе аныкы, дия алабыз. Бездә «тупса» дип сөйләшмәгәч, мин аны «тупса» дип яза алмадым инде. Бусага – символик мәгънәгә дә ия сүз. Бусагага утырып үскән бит инде барыбыз да, анда хәтта чикләвек ваткан батынкы урыннарга кадәр сакланган. Илсөя «тупса» дип җыр яздырды – шигыре Анна Попованыкы. Минем шигырь шулай калды, миңа аның сүзләре бик якын иде.

Резидә апа белән бер очрашкач, «шундый-шундый шигырь бар» дигән идем. Ул аңа бик ошады: «Минем җыр», – диде. Бер атна дигәндә, Ринаска җибәреп, көен яздырган. Ул аны студияләрдә яздырырга, җырларга өлгерде, ләкин музыкаль мәйданчыкларга чыкмады. Резидә аны музыкаль Сабантуйда җырлады. Үзенчәлекле җыр булды ул. Ул башкарылганда, жюридагы Эльмира Кәлимуллина туктый алмыйча елады.

Әле тагын бер җырыбыз калды: «Туганнарга» дигән җыр тагын да матуррак буласы иде. Анысын Резида апа үзе заказ биреп яздырган иде, җырлап өлгерә алмады. Ул җырның киләчәге әле билгесез. Ясалма фәһем белән аның тембрын кертеп булмасмы, дигән өмет тә бар.

Әлеге әңгәмәдән соң, икенче көнгә диярлек Резидә Шәрәфиеваның «Бусага» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

  • Резидә Шәрәфиеваның яңа җыры чыкты: «Мин кадерле кеше бу өйдә»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *