Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

90 яшьлек Мәксүмә әби: «Безнең гаиләдә газетага хөрмәт зур, мөһим язмалар чыга»

Үзебезнең планлаштырылган программабыз буенча Тубыл һәм Вагай районнарында булып кайттык. Авыллардагы Аллаһ йортлары – мәчетләрдә тукталып, халык белән күрешеп, бергә җәмәгать намазларында катнаштык. Юл өстендә булгач, Вагай районы Индәр авылында да булдык. Әлбәттә, бу авылга мин үзем беренче тапкыр 20 еллар элек килгән идем. Ул заманда, кызганычка, мәчет тирәсендә әбиләр генә йөрделәр. Шуңа карамастан, Индәр авылында дини җыелышлар, бәйрәмнәр үткәргәнебез бар.

Нәтиҗәдә, хак динебезгә карата, тырышып ислам йолаларын яңадан кайтарырга, мәчет юлында авылдашларны күбрәк катнаштыру кебек этәргечләр башланган иде.

Мин белгән әбиләрнең күбесе инде мәңгелек дөньяга киткәннәр. Белгән әбекәйләребездән берсе – Мәксүмә Вәлитова үзенең 90 яшен тутырган. Аларның өйләренә килеп керсәк, күрәбез: апа «Яңарыш» газетасын тотып утыра.

Бераз сөйләшеп алгач, Мәксүмә Хәнәби кызы: «Безнең гаиләдә газетага хөрмәт зур, монда бик мөһим һәм әһәмиятле язмалар, хәбәрләр бастырылып тора. Газета битләренә таянып, Төмән өлкәсендә яшәгән милләттәшләребезнең уңышларын, үзгәрешләрен, шатлыклы хәбәрләрен, шулай ук кайгы-хәсрәтләрен күреп барабыз», – диде.

Газетаны яздыручыларның саны күп булмаса да, авылда аңа карата игътибар юк түгел. Мәксүмә апа белән сөйләшеп утырган вакытта башымны уң якка борып карасам, шаккаттым: өстәл читендә тау хәтле «Яңарыш» газетасы җыелып куелган, һәр саны сакланып бара икән.

Күңелемә бик җылы булды, шуларны күреп, күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Менә кайда икән газетаны яратып укучылар. Дөрес, «олы гвардия» – яздыручы, язылучы әби-бабайлар азая, яшьләр газетаны бик сирәк укый, күпләр инде укый да белми, дип әйтергә була...

Чаң сугарга вакыт, дияр идем. Ә бит өлкәбездәге бердәнбер татар газетасының тиражы азайды. Саф телебезгә соклану, аны гаиләбез, милләттәшләребез арасында куллану, татар әдәбиятына мәхәббәт уяту чараларын башларга кирәк, дип әйтәсем килә, чөнки читтән килеп, башка халык безнең өчен аны эшләячәк түгел.

Чыганак: «Яңарыш» газетасы, Фатыйх Гарифуллин, Төмән шәһәре

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *