Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Табиблар кешенең баш миен зарарлый торган гөмбәчек таралуга борчыла

Табиблар Candida auris гөмбәчегенең яңа төре таралуга борчыла. Ул даруларга да бирешми, ди алар. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Рас-эль-Хайм шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат гөмбәчекнең чираттагы корбаны була язган. Ир-ат юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, аның баш сөяге җәрәхәтләнгән. Операция ясаганнар, ләкин аның хәле яхшырмаган. Табиблар анализлар алганнан соң, ир-атның баш миендә Candida auris гөмбәчеге булуы ачыкланган. Гөмбәчек баш миенә авариядән соң яралар аша эләккәндер, дип фаразлыйлар.

«Авыл хуҗалыгында һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә гөмбәчекләргә каршы препаратларны артык күп куллану Candida auris гөмбәчегенә каршы даруларның файдасын киметте, ул даруларга бирешми башлады», – дигән ир-атны дәвалаучы табиблар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Candida auris Җир шарындагы иң куркыныч 19 гөмбәчек арасына керә. Һәр өч очракның берсе үлем белән тәмамлана. Гөмбәчек хастаханәдәге өслекләрдә һәм тән тиресендә озак вакыт яши ала, еш кына дезинфекцияләү чараларына һәм даруларга чыдам була һәм арка миенә, сөякләргә, корсак куышлыгына, колакларга, үпкәләргә һәм сидек бүлеп чыгару системасына таралырга мөмкин.

Рас-Эль-Хаймда яшәүче кешене коткарганнар, аңа дистәләгән укол, гөмбәчеккә каршы тамчылар һәм гөмбәчеккә каршы даруның 11 көнлек курсы билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *